tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чишмә”гә 25 яшь
ЧИШМӘ
ЧИШМӘ

“Чишмә”гә 25 яшь

Ульяновск өлкәсендә татар телендәге “Чишмә” телевизион тапшыруы эфирга чыга башлаганга  25 ел тулды. Татарстан белән Башкортстаннан кала, элеккеге СССРның төбәк дәүләт телевидение һәм радиокомитетында эшли башлаган бу беренче татар редакциясе була. Аның тәүге тапшыруын оештыручылар да һәм алып баручылар да өлкәдә яңа гына оешкан “Туган тел” җәмгыяте вәкилләре була.

Узган гасырның 80 нче еллар ахырындагы үзгәртеп корулар һәм илебездә барган үзгәрешләр ул чордагыматбугат чараларына, телевидение һәм радио тапшыруларына да шактый гына яңалыклар алып килде. Шул елларда Ульяновск телевидениесе дә беренче тапкыр дүрт телдә – рус, татар, чуваш һәм немец телләрендә эфирга чыга башлады.

Тапшыруда катнашучыларның әйтүенә карганда, беренче программада милләттәшләребезне ана телендә тәүге кат сәламләүче “Туган тел” оешмасының ул чактагы рәисе Котдус ага Сафиуллин була.

Беренче тапшыруларының сценарийлары бүген өлкә архивында саклана. Инде саргая башлаган микрофон папкасында аны эфирга бирергә рөхсәт итеп куелган имзалар белән бергә, ул чактагы цензура, ягъни главлитның мөһерен дә күрергә була. “Чишмә”нең беренче мөхәррире сүзләренә караганда, ул чорда тапшыруның һәр чыгарылышы тулысынча рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш була. Шулай итеп, 1989 елның 14 апреленнән башлап “Чишмә” тапшыруыһәр атна саен 45 минут дәвамында эфирга чыга башлый

Әлбәттә, бу көн Сембер төбәгендә гомер итүче татарлар өчен чын мәгънәсендә тарихи көн була. Дөресрәге, алар өчен генә түгел, Татарстанның Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм ул чактагы Куйбышев районнарында яшәүчеләр дә Ульяновск телевидениесе программаларын яратып карый башлыйлар. Чөнки бу чорларда, ни кызганыч, алар Татарстанда яшәсәләр дә техник сәбәпләр аркасында, Казан телевидение тапшыруларын караудан мәхрүм булалар.

Шуңа күрә “Чишмә” тапшыруларында еш кына Татарстанның авыл-районнарыннан килгән кунаклар һәм үзешчән сәнгать осталары да катнаша һәм чыгыш ясый. Редакциянең иҗат төркеме үзе дә шул төбәкләргә барып чыга. Анда яшәүчеләрнең тормышы, көнкүреше белән сембер тамашачыларын һәр атна саен таныштырып бара.

Гомумән, 25 ел эчендә тапшыруда кунакта Татарстанннан байтак танылган шәхесләр катнашкан. Төрле елларда студиядә кунакта Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнашева,Туфан Миннуллин, Мөхәммәт Мәһдиев кебек татар әдәбияты классиклары һәм башка бик күп сәнгать осталары була.

Соңгы елларда “Чишмә” тапшыруы башка каналда эфирга чыга. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина алып бара. Тапшыруны әзерләү әзерләү өчен өлкә Губернаторы ел саен бер миллион сум акча бүлеп бирә. Айга ике тапкыр эфирга чыгучы әлеге тапшыру Сембер татарларының тормыш манзарасында аерым бер урын алып тора.

Ульяновск өлкәсеннән
Рамис Сафин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*