tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмәле-җырлы авыл
Чишмәле-җырлы авыл

Чишмәле-җырлы авыл

Балыклы җирлеге артык зур түгел. Анда Иске Балыклы, Яңа Балыклы, Степановка авыллары керә. Кайсы юнәлешне генә алсаң да, балыклылылар матур күрсәткечләргә ирешеп киләләр, район, өлкә конкурс-бәйгеләрендә призлы урыннар яулап, һәр эштә дә үзләрен иң яхшы яктан гына күрсәтәләр.

Балыклы авылында мәдәни тормыш гөрләп тора. Монда Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәшит Фәрдиев һәм Линар Абсаттаровның өлеше зурдан. Төрле бәйрәмнәргә карата концертлар оештыру дисеңме, район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашу дисеңме… Быел, Театр елына карата, авыл үзеш­чәннәре хәттә күрше авылларга йөреп, спектакльләр куйдылар.

Линар Абсаттаровны аеруча билгеләп үтәсе килә. Автор — башкаручы, оста гармунчы һәм сүз остасы өлкә татарларына да бик яхшы таныш. Самарада өлкә татар милли бәйрәмнәрен алып бару өчен оештыручылар һәрвакыт Линарны чакыралар. Ул татар җыры конкурсларында да катнашып, дәрәҗәле исемнәргә лаек булган шәхес. Иҗат җимешләре арасында ту­ган ягына багышланганнары аеруча күп. “Яшәсен иде Балык­лым”, “Камышлыма”, “Самарама” җырлары нәкъ шундыйлардан.

Самарада яшәп, “Яктылык” татар мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләгәндә Линар әфәнде укучылар арасыннан сәләтле балаларны күреп ала, аларның сәләтен үстерегә ярдәм итә иде. Бүген туган Балыклы авылында да ул яшьләр белән эшләвен дәвам итә. Мәсәлән, аның укучысы Алмаз Галиев район һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар алып килә.

Балыклы җирлеге — үз аягында нык басып торучы, “Раздольное” җаваплылыгы чикләнгән оешма белән берлектә кулга-кул тотынышып эшләүче җир­лекләрнең берсе. Анда шәхси эшмәкәрләр дә бар, дүрт фермер хуҗалыгы да уңышлы эшләп тора.

Ун ел дәвамында Балыклы җирлеге башлыгы булып хезмәт иткән Рәсил Минсәгыйть улы Йосыпов җирлек хәлләрне болай тасвирлады:
– Җирлегебездә тырыш, эш сөючән халык яши. Бү­ген би­редә үз эшчәнлеген җәел­дерүчеләр дә, эш башлар­га җыенучылар да бар. Менә инде дүрт ел чамасы җир­лектәге чәчү җирләренең ике өлешен “Раздольное” оешмасы эшкәртә, ә “Р.Р.Хәмзин”, “Р.Н.Фарукшин”, ”В.А.Макаров”, “Р.Р.Шәрәфетдинов” кре­сть­ян-фермер хуҗалыклары җир­ләребезнең бер өлешенә хуҗа булып тора. Алар бөртекле культуралар чәчәләр, мөгезле эре терлек үрчетәләр. Фер­мерларыбыз хөкүмәт ярдә­меннән дә баш тартмый. Берничәсе “Эш башлаучы фермер” программасына кереп, яңа техника, мөгезле эре терлекләр сатып алу бәхетенә ирештеләр.

Дүрт эшмәкәр кибетләр ачып, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Бертуган Марат һәм Азат Шәрәповлар калай сату белән шөгыльләнәләр. Авылыбыздагы мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушер пунк­ты, олыларга социаль ярдәм күрсәтү оешмасы, почта, клуб, китапханә гөрләп эшли. Авыл халкы ял кичәләрендә спорт бәйгеләрендә, Урам концертларында, бәйрәмнәрдә очраша, 1 Май, Җиңү, 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәре дә биредә бик күңелле уза.

Авылны төзекләндерү эш­ләре төрле өлкә программалары аша эшләнелә. Мәсәлән, соңгы берничә елда гына яңа фельдшер-акушер пунк­ты бинасы төзелде, клубка капиталь ремонт ясалды, мәктәп урамына асфальт җәелде, тиздән Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәл яңартылачак. Урамнарны, чиш­мәләрне карап, яшел­лән­дереп торабыз.

Фәния КӘРИМОВА.
«Бердәмлек».

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*