tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит ил архивларында – татарларга бәйле документлар
Чит ил архивларында – татарларга бәйле документлар

Чит ил архивларында – татарларга бәйле документлар

1-2 октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Чит ил архивларында татар тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы документлар” исемле халыкара конференция үтәчәк.

Конференция Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән бергә татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Галимнәр Италия, Финляндия, Швеция, Германия, Белоруссия, Польша, Төркия, Япония һәм башка илләр архивларында сакланучы материаллар буенча алып барылган тикшеренүләр турында фикер алышачаклар. Фәнни ачышлар, уникаль документлар һәм материаллар игътибар уртасында булачак дип көтелә.

Шулай ук Татарстан Республикасының Баш архив идарәсе чит илләрдән кайтаруга ирешкән документлар күргәзмәсе эшләячәк, күптән түгел Алманиядә дөнья күргән яңа китаплар: “Наполеон сугышлары 200 ел: алман-татар мәдәниятара багланышлар, конфликтлар, аралашу”, “Төркиләр, гәрәпләр һәм татарлар: Бранденбург-Пруссиядәге мөселманнар” – тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*