enrutat
Баш бит / Чит ил җанатарлары Казанда тәм-том сата торган кибеттә ширбәтне яратып ала
Чит ил җанатарлары Казанда тәм-том сата торган кибеттә ширбәтне яратып ала

Чит ил җанатарлары Казанда тәм-том сата торган кибеттә ширбәтне яратып ала

Казанга килгән чит ил җанатарлары татар тәм-томнары сатыла торган кибетләргә кереп, күбрәк чәкчәк һәм ширбәт сатып ала. Бу хакта бүген журналистларга IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан һөнәрчеләр палатасы каршындагы “Вкусная еда” компаниясенең продукция эшләү һәм үстерү буенча “Казанский күчтәнәч” проекты җитәкчесе Гөлшаһидә Озсой хәбәр итте.

Ул компаниянең бер ел эчендә булдырган продукцияләр сериясен тәкъдим итте. “Без башкалага килгән кунакларга традицион татар сыйларын тәкъдим итәбез. Бер бәйрәм вакыйгасы да чәкчәксез узмый, хәзер казылык та бик популяр. Казылык һәм чәкчәк муллык билгесе булып торган. Татарларда үлән чәйләре эчү традициясе бар. Чәйләргә татар әкияти каһарманнары исемнәре бирелгән – Алтынчәч, Нечкәбил, Су анасы, Шүрәле, Зәңгәр шәл. Бездә ширбәт тә сатыла. Аны бик яратып алалар. Алар кыйбат та түгел, кечкенә итеп төрелгәч, аны берничә данә алып, үзләренә кайткач, сумкадан күчтәнәчкә чыгарып бирү бик уңайлы. Әлбәттә, чәкчәк тә сорыйлар”, – диде Гөлшаһидә Озсой.

Аның әйтүенчә, бүләккә кирәк булса, күчтәнәчләрне гармун рәвешендә эшләнгән агач әрҗәгә салып бирергә була. Татар сандыгы да күчтәнәчләр салу өчен кулланылырга мөмкин. “Төрле картон каплар, тартмалар да бар. Аларның күбесенә Дөнья чемпионаты символикасы булган туп рәсеме төшерелгән. Безнең идея – Казан колоритын күрсәткән туристик сувенирлар, баллы күчтәнәчләрне Татарстаннан икәне күренеп торган матур капларга тутырып сату.

Без Татарстан җитештерүчеләре белән эшлибез, алар безгә үз продукциясен бирә, без аны матур тартмаларга салып сатабыз”, — диде.

Гөлшаһидә Озсой Казан үзәгендә урнашкан кибеткә Австралия, Колумбия, Польшадан, гомумән, Казанда уйнаган командалар өчен җан атарга килгән чит ил кешеләренең барысы да диярлек кергәнен әйтте.

Бүген тәкъдим ителгән сувенир продукциясе белән матбугат үзәгендә Төркия журналистлары да кызыксынды.

Гөлнар Гарифуллина

“Татар-информ”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*