tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит режиссер татарлыкны баетырмы?
Чит режиссер татарлыкны баетырмы?

Чит режиссер татарлыкны баетырмы?

3 октябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 32 нче сезонын “Кәҗүл читек” спектакле белән ачып җибәрәчәк. Әлеге Гаяз Исхакый әсәре буенча Н. Кәримова инсценировкасында куелган спектакль театрда икенче сезон уйнала. Ә театр үз тамашачысын нинди премьералар белән шатландырырга уйлый соң? Матбугат йортында булып узган журналистлар белән очрашуда нәкъ менә шул турыда әйтеп үтелде. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сүзләренә караганда, төрле яшьтәге тамашачыларны яңа сезонда өч премьера көтә.

10, 11 октябрьдә француз язучысы Мари-Од-Мюрайның “Умник” повесте буенча “Йомрыбаш” спектакле тамашачы хозурына тапшырылачак. Спектакльне Россиянең атказанган артисты Екатерина Корабельник (Мәскәү) сәхнәләштерелгән, пьесаны татарчага Резеда Гобәева тәрҗемә иткән. Икенче премьера 26 октябрьдә көтелә. “Сәлам, Актәпи!”не Халисә Уразова тәрҗемә иткән, режиссер Александра Ловянникова сәхнәгә куйган. Әлеге спектакльләрнең икесе дә “TAMGA” режиссерлар лабораториясе кысаларында сайлап алынган.

Өченче премьера – шотланд язучысы Джеймс Барриның «Питер Пэн» әсәренә нигезләнеп язылган спектакль. Аның сценариен журналист Рәмис Нәҗмиев язган. “Питер Пэн” фантастик романы буенча Голливудта фильмнар, мультфильмнар, күп сериаллар төшерелгән. «Рәмис Нәҗмиев хәзерге заман белән XIII гасырда бара торган вакыйгаларны берләштереп, бик кызыклы сценарий язган”, – дип ассызыклады Ренат Әюпов.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова шушы көннәрдә Чаллы Татар дәүләт драма театрында булачак гастрольләре турында сөйләде, “ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсының барышы белән таныштырды. Гүзәл Рәмзил кызы яшь тамашачы театры белән узган елның сентябрендә җитәкчелек итә башлаган иде. Әлеге вакыт эчендә театрның кереме 3 млн нан 5 млн сумга җитте диде ул.

Бүгенге татар театр дөньясындагы кайбер вакыйгаларга да үзенең фикерен әйтеп узды. “Нурбәк Батулла мәсьәләсенә килгәндә, мин алтын урталык яклы. Аның сәнгатен йөз процент кабул итәм дигән сүз түгел. Кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасында да мин алтын урталыкта торыр идем кебек”, – диде ул. Гүзәл Нурбәкнең хореограф буларак “Калеб” проектыннан китүен дә кире какты. Өч дистә елга якын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында баш режиссер вазифаларын башкарган Рәшит Заһидуллин белән киләсе сезонга контракт яңартылмауның сәбәбе, театрга башка җирләрдән режиссер чакырылмауда һәм Р. Заһидуллинның үзенең дә башка шәһәрләрдә спектакльләр куймавында булырга мөмкин диде. Директор шулай ук Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа сезонына Бурятиядән милли режиссер чакырылуын әйтте. Ә менә читтән килгән белгеч татарлыкны югалтырмы, яки баетырмы – анысын вакыт күрсәтер.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*