tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстанда югары уку йортларына кабул итү буенча киңәшмә үтте
Читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстанда югары уку йортларына кабул итү буенча киңәшмә үтте

Читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстанда югары уку йортларына кабул итү буенча киңәшмә үтте

Бүген  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрының Беренче урынбасары Андрей Поминов катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмә Татарстанның югары уку йортларына Бөтендөнья татар конгрессы аша җибәрелгән абитуриентларны кабул итүгә,  бу эшнең бүгенге көндә торышы һәм ничек алып барылуына багышланды.  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында  узган түгәрәк өстәлдә шулай ук югары уку йортларының проректорлары һәм кабул итү комиссиясе әгъзалары катнашты.

Искәртеп үтәбез, һәр елны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең рәсми сайты аша төбәкләрдән һәм чит илләрдә яшәүче абитуриентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә. Шулар нигезендә татар оешмалары җитәкчеләре белән берлектә Татарстанның югары уку йортларында белем алырга керү буенча исемлек төзелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*