tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстан татарлары һәм Тинчурин театры дуслыгы
Чуашстан татарлары һәм Тинчурин театры дуслыгы

Чуашстан татарлары һәм Тинчурин театры дуслыгы

Чуашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм Татарстанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры үзара дуслык, иҗади мөнәсәбәттә яшиләр. Дистәләгән ел, һәрвакыт, театр үзенең шәп әсәрләрен Чуашстанның Урмай авылына алып килә, ә Урмай авылы республиканың чын татар мәдәниятенең башкаласы икәнен исбатлап торасы юк. Шул ук вакытта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры залында күп тапкырлар “Урмай моңы” һәм башка мәдәният проектлары үткәне бар. Киләсе елга Алла теләсә, Татарстанда оешкан “Карындашлар” якташлар оешмасы белән берлектә Чуашстаннан чыккан татар иҗади коллективларының, җырчыларының чираттагы концертларын үткәрергә теләгебез бар.

Әлегә,  республиканың милли-мәдәни мөхтәриятенең  “Мишәр” ансамбленең дистәләгән  олы группа артистлары, театр администрациясенең чакыруы нигезендә,  драматург һәм режиссер буларак каршылаган Тинчурин театрының легендар актрисасы Исламия Мәхмутованың премьерасын күреп кайттылар. Озак еллар барган “Син бит минем бергенәм” пьесасын Тинчурин театры сәхнәсендә, яңача сәхнәләштергән  , яңа артистлар белән куелган пьесаны җылый-җылый, ләззәтләнеп , дулкынланып, сокланып күреп кайттылар.

Февраль аенда Исламия Мәхмүтованың  “Син бит минем бергенәм” пьесасы Чуашстан татарларының мәдәният башкаласы Урмайга киләчәк. Исәбебез Чуашстанның бөтен татар авылларыннан тамашачыларны җыеп,  2019 нчы елга багышланган  Театр елын шуның белән башлап җибәрергә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*