tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстан үз “Татар кызы”н сайлаячак
Чуашстан үз “Татар кызы”н сайлаячак

Чуашстан үз “Татар кызы”н сайлаячак

Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте Чиләбедә башланып киткән “Татар кызы” конкурсына үзенең чибәрен тәкъдим итәргә беркайчан да ашыкмады. Киресенчә, алдагы елларда үзенең чибәрен тәкъдим итәргә кискен каршы чыкты.

Моның сәбәбе дә бар инде. Беренчедән, җирле халкыбыз андый конкурсларны хупламый, динебезгә , милли гореф-гадәтебезгә туры килми. Аннан нишләп әле, “ап” дигәч “хап” итеп бөтен чарада бөтен өлкәләр катнашырга тиеш? Һәр өлкәнең үзенең кыйммәте, фестиваль – конкурслары бар.

Без, үзебездә 25 ел татар эстрадасына багышланган “Урмай моңы” фестивален үткәреп килдек, аннан соң , инде алтынчы ел Халыкара төрки халыкларының иҗатына багышланган “Урмай зәлидә” фестивален бик уңышлы үткәреп киләбез. Аннан Бөтендөня татар конгрессы үткәргән “Авыл кызы” конкурсында катнашып караган идек, тик ул безгә тиешле дәрәҗәдә ошап җитмәде ахрысы. Әлеге конкурс нигезендә дә кыз-оланның миллилегенә, үзенчәлегенә, тәрбиялелегенә багышланган иде. Әмма ул дәүләт күләменә менә алмады, үзешчәнерәк, йомшаграк булып калды. Болай үзе Идел буе төбәкләрендә матур гына башланып киткән иде.

Ничә ел Чиләбедән чакыру килеп торса да, әлеге “Татар кызы” конкурсына ышанып җитмәдек, сабыр гына читтән күзәттек. Быел инде, әлеге конкурста һәр төбәктән үзенең кандидат татар кызын билгеләргә дигән күрсәткечне алгач, уйланырга мәҗбүр булдык. “Татар кызы” конкурсын регион күләмендә үткәрү өчен бер кочак чыгымнар кирәк. Кая ул? Гомер үтә, теләнеп йөрүдән. Кулны сузып соранып йөрүләрдән туйдырды инде. Болайда бөтен эш иганәчеләр белән генә үтә диярлек. Шуңа күрә Чуашстанда “Татар кызы” конкурсы кастинг формасында үтәчәк.

Асыл кызларыбызны 24-26 нчы апрельдә Урмай авылына чакырабыз, “Урмай зәлидә” фестивале нигезендә тест-сөйләшеп карау , күрү форматында җиңүче кызны билгелибез. Моның өчен Бөтенрусия “Авыл кызы” конкурсы Положениясе нигезендә кастинг үткәрергә исәбебез. Кызларны мәҗбүри катнаштырып булмый, Чуашстан Республикасы Диния нәзарәте белән, җирле җитәкчеләр, әти-әниләре белән берлектә, киңәшеп Чуашстаннан татар кызын билгеләрбез Аллах боерса!

Фәрит Гыйбатдинов
Фотода: Урмай кызы Рәзилә Серенеева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*