tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанда көрәш буенча турнир үтәчәк
Чуашстанда көрәш буенча турнир үтәчәк

Чуашстанда көрәш буенча турнир үтәчәк

16-17 майда Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында Дөнья кубогы иясе, классик көрәш буенча ике тапкыр Европа чемпионы Минсәет Таҗетдинов призына көрәш буенча турнир үтәчәк. Ярышлар Бөек Җиңү уңаеннан уза.

Турнирга авырлыклары 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 һһәм 65 югары  18 яше тулмаган яшүсмерләр, һәм авырлыклары 60, 65, 70, 75, 80, 85 һәм 85 югары 20 яше тулмаган егетләр  чакырыла. Ярышларга тиешле әзерлеге һәм медик яктан рөхсәте булганнар  гына катнаша ала.

Ярышларны Чуашстан Республикасы хөкүмәте, Батыр районы хакимияте һәм Ульяновскидан “Сембер” хәйрия фонды оештыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*