tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды
Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды

Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды

25 октябрь көнне Чувашиянең Урмай авылында беренче тапкыр «Милли мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны оештыручылар Чуашстанның мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгы, Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Әлеге конференция коръән сурәсе укып һәм татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән башланып китте. Эшлекле сөйләшүгә җыелган халыкны Комсомол районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул райондагы тормыш, мәгарифнең торышы, халыкның көнкүреше белән таныштырды. «Татар халкының саны арта. Без моңа сөенәбез. Тырыш, уңган халык татарлар. Бездә барлык милләтләр дә дус, тату яши. Бәйрәмнәребезне дә бергәләп уздырабыз», диде башлык.

Шулай ук конференция эшендә катнашучыларны Урмай авылы башлыгы Минзәит Зәйнуллин, Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Киям Пахалов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Мансур хәзрәт Хайбуллин, Чуашстанның мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгы вәкиле Олег Чегорейкин сәламләде.

«Чуашстандагы татар авылларының тарихын язу: методология, тарихи әдәбият һәм чыганак проблемалары» дигән темага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Рәшит Галләм чыгыш ясады. «Хәзерге заман шартларында халыкның милли йөзен саклап калу» турында тарих фәннәре докторы, Казан Федераль университеты профессоры Рафаэль Шәйдуллин сөйләде.

«Мишәр – татарларның урнашу тарихы»н Мордовиянең Ләмберә районы Аксеново авылыннан килгән Ирек Биккинин җиткерде.

Конференция дәвамында массакүләм мәълүмат чараларында милли мирас, Чуашстанданы татар топонимикасы, Тукай һәм Шыгырдан авыллары тарихы, Урмай авылында мәхәллә, мәдрәсә, мәчетләр төзелеше, тарихы һәм авылның имамнары, рухи һәм дөньяви белем, беренче мөгаллимнәре, Чуашстан Республикасы мәхалләләренең Россия мәхалләләренә булган позитив мөнәсәбәте кебек чыгышлар булды. Фикерләр, тәкьдимнәр яңгырады.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырган «Көмеш каләм» IV Төбәкара бәйгесенә йомгак та ясалды һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Урмай авылындагы «Кара пулат» Җәмигъ мәчетендә җомга намазы укылганнан соң, көннең икенче яртысында Урмай, Тукай, Чичкан, Шыгырдан, Татар Согыты авыллары, Чабаксар шәһәре фольклор төркемнәре катнашында «Мирас» республика фольклор фестивале узды.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*