tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия Республикасы татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсенең күчмә утырышы
Чувашия Республикасы татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсенең күчмә  утырышы

Чувашия Республикасы татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсенең күчмә утырышы

2017 елның 4 маенда  Батыр районы Татар Согыты урта гомумбелем мәктәбе  җирлегендә  Чувашия Республикасы татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсенең күчмә  утырышы булып үтте. Бу чарага республиканың  туган телебез, гореф-гадәтләребез  язмышына битараф булмаган иң актив хатын-кызлары  җыелган иде.

Иң беренче мәктәп директоры Гөлнур Сабитова мәктәп буенча экскурсия оештырды, укучыларның һәм укытучыларның уңышлары турында сөйләде. Аннары утырышта катнашучылар алдында мәктәп укучылары үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар.

Бу очрашуда татар ашлары буенча мастер-класслар  үткәрелде. Аларны  Батыр районының аш-су осталары Гөлүсә Чемерова һәм Сиринә Купкеновалар үткәрде. Алар күптән түгел генә Казан шәһәрендә булып, татар ашлары пешерү буенча мастер-класслар күреп кайтканнар иде, шунда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Гөлүсә ханым кош телен пешерү серен өйрәтсә, Сиринә ханым  пәхләвә пешереп күрсәтте. Карап торучылар үзләре дә пешереп карадылар. Татар Согыты «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсе өчпочмак белән сыйлады.

Татар Согыты авылы җирлегендә хатын-кызларның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Вахитова Чулпан берләшмәнең эше белән таныштырды. Чыгышы мультимедияле презентация аша күрсәтеп барылды. Оешмада мәктәп хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, мәдәният, медицина пункты, сәүдә өлкәсендә хезмәт итүчеләр, авыл җирлеге хакимияте белгечләре, пенсионерлар, уртак тел табып, бергә эшлиләр.

Быел Татар Согытында «Без бергә» исемле  проект буенча эшләргә керешкәннәр.Әлеге инновацион проектның нигезендә укытучылар, укучылар һәм өлкән буын кешеләре арасында хезмәттәшлек булдыру идеясе ята. Шушы проект кысаларында түбәндәге юнәлешләр эшләп килә: “Фитнес-клуб” – Алсу Абянова, «Остаз» -пенсионер укытучы Рафия Арипова, «Тегү һәи чигү»- ата-аналар, белгечләр – тегүчеләр Рәмзия Гайнуллина һәм Рәмзия Насибуллова, “Аш-су остасы” – Алсу Арипова, “Компьютер белеме ” – информатика укытучысы Рамия Сабитова.

Технология укытучысы Рузилә Абянова, китапханәче Ләйсән Гайнуллова, Рәмзия Гайнуллина татар хатын-кызларының милли баш киеме –калфак тегү буенча мастер-класс күрсәттеләр. «Ак калфак» оешмасы әгзалары һәрберсе, кулларына инә-җеп алып, калфак тегеп карадылар.

Соңыннан Чувашия Республикасы татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Сания Ишмуратова җирле берләшмәнең эшен югары бәяләде, киләчәктә зур уңышлар теләде. Казанда булып үткән форумда кабул ителгән резолюция белән таныштырды һәм «Ак калфак» оешмасының шул резолюция нигезендә эшләргә тиешлеген ассызыклады. Киләчәктә һәрбер җирлекнең ныклы планы булырга тиешлеген әйтте. Чыгышлардан соң берләшмәнең иң актив әгзаларын грамоталар белән бүләкләде.

Барлык катнашучылар җирле берләшмәнең эшен югары бәяләделәр, бу чараны үткәргән өчен рәхмәт әйттеләр. Чара ахырында барлык кунаклар татар мили ризыклары белән чәй эчтеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*