tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия татарлары быел бик күп чаралар үткәрү өстендә эшли
Чувашия татарлары быел бик күп чаралар үткәрү өстендә эшли

Чувашия татарлары быел бик күп чаралар үткәрү өстендә эшли

Проект буларак, быел Чувашстанда яшәүче халыклар ЧАССР ның 100 еллыгын һәм бөтен татар халкы белән ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үткәрергә исәп тотканны беләсез. Чувашия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте дә бөтен чараларын әлеге тарихи көннәргә багышлый. Иҗади-социаль проект “Кәрван мирас” инде башланып китте, беренче чара Батыр районы Татар Согыты авылының өр-яңа мәдәният йортында старт алды. 23 нче гыйнварда башкалабыз Чабаксарның Дуслык йортында “Кәрван мирас” проекты дәвам итә һәм 2020 нче елның 26 нчы гыйнварында Чабаксарның Я.Ухсай исемендәге Мәдәният сараенда Комсомол районы “Якташлар” бәйрәмендә катнаша. Алга таба махсус программаны дәвам итәчәк . Ел дәверендә әлеге проект белән Чувашстанның дистәләгән татар авылларында, күрше Татарстанның Кайбыч, Чүпрәле районнарында, Мари Республикасы Бәрәңге район үзәгендә, татар авылларында, татарларыбыз яшәгән Волгоград өлкәсе Көче Чепорино, Кабарда-Балкар, Чечен Республикаларында , тагын Башкортостанның Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез янында булып кайтасыбыз бар.Болар барысы да БТК планнары буенча, социаль заказ статусы белән үтәчәк.

Гомумән, милли-мохтарият быел бик күп чаралар үткәрү өстендә эшли. Менә, 2020 нче елның  беренче февралендә  Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылының мәдәният йортында зур милли-мәдәни чара — республика татар авыллары гомумбелем бирү һәм иҗтимагый оешмаларының җыенын үткәрергә исәп. Аны Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте , “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештыра. Чарада татарлар компакт яшәгән Батыр, Комсомол, Шемурша , Яльчек, Козловка, Ибрәс районнарыннан мәктәп директорлары, татар теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре катнашырга җыена. Шул ук көнне Шыгырдан авылының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге мәктәп спортзалында татар мәктәп командалары арасында, Татар сыгыты мәктәп спортзалында олылар арасында “ЧР татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” призына волейбол турниры узачак.

Халыкара статусында үтүче сигезенече тапкыр “Урмай зәлидә” фестивале быел май аенда, Рамазан ае тәмамлангач, 28-30 нчы майда үтәчәк. 

Халык иҗатына багышланган төбәкара семинар-практикум, фәнни-гамәли “Мирас” конференциясе март аена планлаштырылган. Рамазан аеннан соң гадәттәге “ЗИКЕР, ФИКЕР, ШӨКЕР “АРТ МӘДХИЯ”” фестивальләре үтәчәк.

Республика татарларының сабантуе Яңа Чабаксар, Комсомол районы татарларының сабантуе Урмай авылында, Батыр районы татарларының сабантуе Шыгырдан авылларында май ахырында һәм июнь башларында үтәчәк.

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*