tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә гаилә бәйрәме
Чувашиядә гаилә бәйрәме

Чувашиядә гаилә бәйрәме

Чувашстандагы татар авылларында элек-электән һәр гаиләдә  бер оя, бер төп булып 7-8 бала үскән. Бу бүген дә шулай ук булмаса да, авылларда  ишле гаиләләр байтак әле. Бәйрәм көннәрендә Шыгырдан авылында республиканың   күп бала үстереп  50, 55, 60 һәм 65 ел бергә гомер кичергән парларын зурладылар.  Бу көнне бәйрәмгә аларның тормыш тәҗрибәсен уртаклашырга һәм матур яшәү серләрен өйрәнергә  бик күп яшь парлар да чакырулы иде.

    Чыннан да, узган гасырның 60-70 нче елларында бу якларда һәр гаиләдә 5 тән дә ким бала үсмәгән. Республиканың ике меңгә якын кешесе булган Татар Согыты авылында гомер итүче, шушы көннәрдә генә күркәм юбилейларын билгеләп узган Мәхмүтовлар гаиләсе шуларның берсе. Алтмыш ел бергә яшәп биш кыз һәм ике егет үстергән  “Герой ана” медале иясе Зәйнәпбану апа белән Миннәтулла ага   йортына  кызлары-кияүләре, уллары –киленнәре һәм оныклары бергә җыелса, бүген аларның саны 50 не узып китә.

Моннан 60 ел элек Зәйнәпбану апаны күп егетләр ошатып йөрсә дә, ул  үзенең тормыш юлдашы итеп авылдашы Миннәтулла абыйны сайлый. Үзе әйтмешли, ялгышмаган.

    Бу якларның кәгазьгә язылмаган  авылның үз кануны бар- кызлар үз авылы егетенә кияүгә чыга, егетләр дә читтән кыз эзләми. Авыл картлары әйтмешли, белмәгән нәсел белән кан бутау болганчык судан балык тоту белән бер ул. Батыр районы Кыр Бикшеге авылыннан Рәхилә апа белән Хәсәнҗан абый Ханҗәровларның да никах укытуына 55 ел узып киткән.

   Бүгенге бәйрәмдә катнашып, анда чыгыш ясаган һәр кеше дә матур һәм тату яшәү серләре белән уртаклашты. Өйдә нинди генә чаклар булмасын, кем әйтмешли, чүпне урамга чыгармадык диләр.

   Татарларның үзләренә генә хас булган тагын бер борынгы гадәте сакланып калган. Килен кайната һәм кайнагачлардан тел яшерә. Сания апа 21 ел кайната белән яшәп, бер авыз сүз әйтмәдем ди.

      Билгеле инде, дүртенче ел уздырылучы бүгенге бәйрәмнең беренче максаты өлкәннәрне зурлау һәм хөрмәтләү булса, икенчесе аларның тормыш итү тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру.                                                       

Без биредә булганда Шыгырдан авылының тагын бер уңган, тырыш һәм ишле гаиләсе белән очраштык. Ул 65 ел тату гомер итеп, сигез бала үстергән 90 яшьлек Гөлзирә апа белән Һади ага Камалетдиновлар. Бүген аларның 22 оныгы һәм 19 оныкчыклары бар.

   Шунысы игътибарга лаек, бүгенге чараны республиканың Диния назарәте  “Ак калфак” оешмасы белән бергә оештырган. ”Ике тармакта эшләсәк тә, максатыбыз уртак бит”,- ди бик күп кызыклы чараларга нигез салучы Мансур хәзрәт.

   Гомумән,Чувашстанның диния назарәте гаилә ныклыгын, аның матур үрнәкләрен  күрсәтү буенча күпкырлы эшчәнлек алып бара. Әле узган елны гына мөфтият тырышлыгы белән Шыгырдандагы ял паркында “Гаилә аллеясы”да ачылган иде. Ә бүгенге чара шул эшнең матур бер дәвамы.

Чувашстанның Батыр районнынан Рамис Сафин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*