tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә «Ислам мәдәнияте нигезләре» фәне буенча VIII республика олимпиадасы
Чувашиядә «Ислам мәдәнияте нигезләре» фәне буенча VIII республика олимпиадасы

Чувашиядә «Ислам мәдәнияте нигезләре» фәне буенча VIII республика олимпиадасы

Чувашия Республикасы Батыр районының Ә.Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбендә 4,5,6 класслар өчен «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» укыту курсы буенча республика олимпиадасы үтте.

Жюри составында: Чувашия Республикасының шәхесне рухи-әхлакый үстерү үзәге директоры – С.П.Руссков, яшьләр һәм мәгариф эшләре буенча мөфти урынбасары – Наил хәзрәт Ямалутдинов, Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы – М.М.Хайбуллов, «Гулистан» мәдрәсәсе директоры – Г.Р.Пазюкова, «Гулистан» мәдрәсәсе укытучысы – Р.Р.Яфизов, «Гулистан» мәдрәсәсе укытучысы – И.Д.Такиуллин, «Гулистан» мәдрәсәсе директор урынбасары – Ф.Ш.Ахмадеева, 39 номерлы мәхәлләнең якшәмбе мәктәбе укытучысы – Г.М.Хафизова.
Олимпиадада Комсомсол районыннан Тукай, Урмай, Полевошептахово урта мәктәпләре, Батыр районыннан беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе, беренче номерлы Батыр урта мәктәбе, Кзыл-Камыш башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы, Профессор Ә.Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе, Озын Куак урта мәктәбе, Татар Согыты урта мәктәбе, Кыр Бикшиге урта мәктәбе укучылары катнашты.

Укучыларны Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов сәламләде, мөфти Әлбир Крганов, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе А.А.Судленков исеменнән катнашучыларны котлады.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 4 класс укучылары арасында беренче урынны Аделина Пазюкова алды. Бишенче класслар арасында беренче урында Согыт урта мәктәбе укучысы Айсылу Неуметова. Алтынчы класслар арасында беренче урында Урмай урта мәктәбе укучысы Инзилә Арифуллина.

Олимпиадада катнашучылар Чувашия Республикасы Мәгариф министрлыгы, шулай ук Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте дипломнары белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Олимпиаданың иҗади өлешендә номерлар–инсценировкалар күрсәтелде. Барлык чыгышлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Барлык чыгышлар да үсеп килүче буынның рухи-әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Жюри укучыларның олимпиадага яхшы әзерләнүен билгеләп үтте, алга таба да уңышлар теләде. Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга да рәхмәт сүзләре әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*