tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә төрле милләт халкын берләштерүче бәйрәм узды
Чувашиядә төрле милләт халкын берләштерүче бәйрәм узды

Чувашиядә төрле милләт халкын берләштерүче бәйрәм узды

Чувашия татарларының мәдәни үзәге булган Урмай авылында Милли халык уен коралларында башкаручыларның төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге чара Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Комсомол балалар сәнгать мәктәбе һәм Урмай авыл мәдәният йорты белән берлектә оештырылды.

Чарада Чувашия Республикасының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, «Алтын Майдан» проекты җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамирә Гадельшина, Адыгея республикасының популяр артисты Адам Ачмиз, Комсомол районының үзәкләштерелгән клуб сиситемасы директоры Георгий Перьев катнашты.

Конкурста Казан, Арча, Чабаксар, Шөмерле шәһәрләре, Комсомол, Батыр, Шымыршы районнары, Татарстанның Кайбыч районнарыннан килгән инструменталь коллективлар һәм халык уен коралларында аерым башкаручылар катнашты.

Чувашия Республикасы милли-мәдәни автономиясе рәисе, баш оештыручы Фәрит Гыйбатдинов: «Фестиваль ел саен, халык уен коралларын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук яңа коллективларны һәм талантлы башкаручыларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Бик җылы, өйдәгечә атмосферада әзерләнгән бер бәйрәм, конкурстан тыш, иҗади атмосфера күп милләтләрнең – чуашларның, татарларның, русларның һәм башка милләтләрнең иҗатын берләштерде».

Бәйрәмгә җыелган тамашачы катнашучыларның гармун, курай, баян кебек уен коралларында башкару осталыгын күрде. Аралашканда тәҗрибә уртаклаштылар, иҗади мөнәсәбәтләр бәйләнде. Фойеда танылган рәссам Чувашиянең һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Шакировның рәсем күргәзмәсе оештырылган иде.

Жюри әгъзалары иң яхшы инструменталист осталарын аерып чыгару авыр булуын билгеләп үтте. Шуңа да карамастан жюри әгъзалары Гран-при исеменә лаек булучыларны атады. Фестивальнең Гран-при исеменә Татарстан Республикасы Арча балалар сәнгать мәктәбе «Ятаган» халык уен кораллары ансамбле лаек булды.

Гелия Гинатуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*