tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Батыр районында театр елын зурлап ачтылар
Чувашиянең Батыр районында театр елын зурлап ачтылар

Чувашиянең Батыр районында театр елын зурлап ачтылар

Чувашиядә театр елы башлануны зурлап бәйрәм иттеләр. Батыр мәдәният йортында ул тантаналы рәвештә ачылды. Чарада район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Л.Кузнецов, Чувашия Республикасы милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Раиса Сарби белән Альбина Юрату, композитор Н.Эриванов, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Тантанага җыелучыларны театр елы белән котлап,  Л.Кузнецов Юхма һәм Бола ягындагы күп кенә җыр-бию коллективлары, театр төркемнәре эшләвен уңай бәяләде. Татар Согыты, Согыт, Норваш Шигали мәдәният йортлары каршындагы театрларның  да киләчәкләре өметле, дип ассызыклады. Чуваш халык шагыйре Геннадий Айгиның тууына  85 ел тулуга багышлап күргәзмә оештырылган..

Л.Кузнецов театр сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертүчеләргә  рәхмәт хатларын тапшырды. Аңа Батыр халык театрына йөрүче М.Галкин, Бикшик халык театрыннан Ә.Камалетдинова һәм башкалар лаек булды. Республиканың халык сәнгате үзәгенең рәхмәт хаты белән Бикшик халык театрыннан В.Баһаветдинов, Т.Земдиханованы котладылар.

Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов үз чиратында республикада зур дәрәҗә казанган Бикшик халык театры җитәкчесе Дания Салаховага рәхмәт хаты тапшырды. “Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Туган телебез – татар теле. Без кая гына яшәсәк дә, телебезнең киләчәген кайгыртып яшибез. Республика безгә татар булып явәвебезгә комачауламый. Без үз телебездә сөйләшәбез, үз динебезне онытмыйбыз”, дип ассызыклады Фәрит Гыйбатдинов.

Согыт халык курчак театры, Бикшик һәм Батыр халык театры, Норваш Шигалидагы театр төркеме артистлары сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Батыр районында Театр елы ачылды. Тамашачылар артистлардан яңадан-яңа спектакльләр көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*