tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбльләре Татар сыгыты авылы халкын ял иттерде
Чувашиянең “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбльләре Татар сыгыты авылы халкын ял иттерде

Чувашиянең “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбльләре Татар сыгыты авылы халкын ял иттерде

7 гыйнвар көнне, Чувашиянең Татар Сыгыты авылындагы яңа мәдәният йортында беренче булып Республикабызның “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбльләре чыгыш ясады. Программада авыл көйләре, халык телендә булган такмаклар, татар халык җырлары, халык биюләре, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калган уеннар күрсәтелде. Бу хакта Татар Сыгыты халкы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Ансамбльләр татар-мишәрләрнең фольклор мирасын тәкъдим итте. Артистларның костюмнары да бик матур иде. Авыл халкы канәгать калды, рәхәтләнеп ял итте. Концерт беткәч, таралмыйча, бер-берсе белән аралашып, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу концертны оештыручы Ансамбльнең продюсеры, Чувашия татарлары мохтарияте җитәкчесе Гыйбатдинов Фәрит Абдулловичка, авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга исәнлек-саулык, шатлык, иҗади уңышлар теләп калабыз!