tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең “Тамчы” балалар ансамбле Төркиядә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрсәтәчәк
Чувашиянең “Тамчы” балалар ансамбле Төркиядә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрсәтәчәк

Чувашиянең “Тамчы” балалар ансамбле Төркиядә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрсәтәчәк

Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылындагы “Тамчы” балалар фольклор ансамбле май азагында Истанбулда узачак фестивальдә катнашачак. Балалар төркеме Төркиядә мишәрләрнең үзенчәлеген күрсәтәчәк. Бу хакта Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Без бу фестивальләрдә мишәр субэтносының җыр-биюләрен күрсәтәбез. Кызганыч, хәзер барлык татар халкы бертөрле бии, җырлый башлады. Соңгы 20 елда татар ниндидер ясалма мәдәнияткә табына башлады. Барысы да бертөсле булса, имсез милләт булып чыгабыз, бар кыйммәтне югалтабыз. Чынлыкта исә, һәр этник төркемнең генә түгел, хәтта бер авылда һәр урамның үз җыр-биюләре бар иде”, – диде Фәрит Гыйбатдинов.

Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Урмай татарларының нинди үзенчәлекләре барлыгын сөйләде. “Беренче чиратта, бу – диалект. Ул бигрәк тә “цыкылкаучы” мишәрләрдә чагыла. Читтә яшәгәнгәме, мишәрләр – көчле үз-аңлы, динле, гореф-гадәтләрне саклап килүче үҗәт халык. Хөкүмәт биргәнне көтеп ятмыйча, тормыш хәрәкәтен үзең алып бару аерып тора безне”, – диде ул.

Фәрит Гыйбатдинов мишәрләргә игътибар аз булуга зарланды. “Мишәр субэтносы, дип, аптыраганнан, аерым игътибар кирәк булганга әйтәм. Татарның һәр субэтносына карата бертөрле игътибар булырга тиеш дип саныйм”, – ди ул.

Балалар төркемен чит илгә йөртү чыгымнарын әти-әниләр һәм иганәчеләр түли. “Иң күп акча самолетка китә, очу 15-16 меңгә төшсә, 10 меңен әти-әниләр түли. Калган сумма белән яхшы кешеләр булыша. Мәскәүдә торучы, ләкин Төркияне бик яратучы Марат әфәнде үз теләге белән безгә ярдәм йөзеннән 20 мең күләмендә акча җибәрде. Мин, җитәкче буларак, балалар өчен җаваплылыкны үз өстемә алам, әти-әниләр җибәрәләр, ышаналар димәк. Аллага тапшырып, язмаган хәлләр булмас, исән йөрик”.

Урмай авылының “Мишәр” ансамбле (җитәкчесе Илдус Шәйдуллин) узган ел 30 еллык юбилеен үткәргән, “Тамчы” 10 ел эшли. Аңа 15 бала йөри. “Тамчы” ансамбленең Төркиядә чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. 2088 елдан Урмай балалары Анкарада (өч тапкыр), Истанбул, Анталия, Аданада узган фестивальләрдә катнашкан. Соңгы елларда гына, Россия һәм Төркия арасында проблемалар чыгу аркасында, чит илләргә йөрүдән туктап торганнар. “Тамчы” ансамбленә 10-12 яшьтәге балалар йөри. “Тамчы” 28 нче февраль, 1 нче мартта Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” фестивалендә катнашачак.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*