tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанда «Ак калфак» оешмасы эшли башлады
Чувашстанда «Ак калфак» оешмасы эшли башлады

Чувашстанда «Ак калфак» оешмасы эшли башлады

Милләт язмышы – хатын-кыз кулында. Ул үткән белән киләчәкне бәйләп тотмаса, буыннар чылбыры өзелә. Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызының әнә шул җитди миссиясен халыкка җиткерү белән шөгыльләнә.

Менә  Чувашия республикасында да татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз  сагында торучы “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп Шыгырдан авылы  профессор Ә.З. Фәизов исемендәге мәктәпнең татар теле укытучысы Ишмуратова Сания Мәүлет кызы билгеләнде.  Аның беренче оештыру җыелышы Комсомол районы Урмай авылында Чувашстандагы милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Гибатдинов Фәрит Абдулла улы катнашында узды. Оешма җитәкчелеге аеруча яшьләр арасында аңлату эшләрен алып баруны алга куя. Туган телгә, гореф-гадәтләргә сөю тәрбияләү эшнең үзәгендә.  «Безнең максат – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү,  мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек  киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» -диде үз чыгышында Сания Мәүлет кызы. “Ак калфак”ның беренче утырышы бүлекчәгә кертелгән кешеләр белән танышу, киләчәккә планнар төзү төрендә үтте, республикада эшчәнлекне киң җәелдерү хакында сүз алып барылды.  Бюро үз эченә  тугыз хатын-кызны ала. Алар арасында  хакимият органнарында эшләүчеләр дә, укытучылар,җитәкче хатын-кызлар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре лә бар.

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары авыл җирлекләрендә  хатын-кызлар хәрәкәтен активлаштыру, барлык зур татар авылларында  башлангыч оешмалар булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*