enrutat
Баш бит / Чү! Балага исем кушалар…
Чү! Балага исем кушалар…

Чү! Балага исем кушалар…

Өй бала исе белән тулган! Шундый саф, җылы, башны әйләндерә торган татлы бер ис ул! Дәү әнием аны фәрештә исе дия торган иде. Иелеп бала биләгән, нарасыен күкрәгенә кыскан һәр ана өчен таныш бу кадерле ис…

3M3K-IJpQgwӘнә, түргә бишек эленгән, анда мыш-мыш бала йоклый. Чигүле тәрәзә пәрдәләре, карават өслекләре, чәчәкле өстәл япмасы… барысы да сандыктан чыккан бүген. Ләгән белән комган да әзер. Түрдәге ялкынсу кызыл яраннар да аерым бер яктылык белән балкып көлеп утыралар. Баласы туганына сөенгән әни кеше әрле-бирле йөри, изге теләкле ике дәү әни бишек янында бөтерелә. Ул да түгел кызыл шакмаклы киндер тастымалга бәби күчтәнәче төреп тоткан күрше-күлән, әбиләр хәл белергә керә. Утырып дога кылалар, шәфкатьле, иманлы бала булсын дип теләкләр телиләр… Күз алдына китерәсезме икән, бу хәлләрнең барысы да Иске Чәчкаб авылы мәдәният йорты сәхнәсендә бара. Мәдәният йорты мөдире Наилә Сибгатуллина белән берлектә авыл апалары халык йолаларын яңартуны максат итеп куйган. Сәхнәдә табын да корылган, анда халкыбызның һәртөрле камыр ашларын күреп була. Бәби күчтәнәче китергән апалар, бәби мунчасына кереп “кайталар” да, җырлап торган самовар янына чәй эчәргә утыралар. Шунда бала карау тәртипләрен, баладан котылган хатын-кызның сәламәтлеген ничек кайгыртырга кирәклеген дә сөйләшеп алалар. Ул да түгел, мулла (бу рольне Галимулла абый Хуҗин башкарды. — Р.Х.) килеп, азан әйтеп, догалар укып балага исем кушып китә. Барысы да шундый чын! Сәхнәдәге вакыйгалар аша әле балачагыма кайтып дәү әнинең нафталин исе килеп торган шәл яулык исен тойгандай булам, әле киләчәктә кирәге чыгар дип, бала үстерү буенча киңәшләрне барлап куям. Бигрәк эчтәлекле кичә! Авылның үзенчәлекле гадәтен дә искәртергә җай тапканнар: нәкъ менә бу авылда бәбигә исем кушу йоласы белән бәби мунчасы бергә кушып уздырыла икән.

Unyp0eLMmCMБала тәрбиясендә әби-бабайлар хәзинәсе – гореф-гадәтнең роле бик зур аның. Гомер-гомергә яшь әниләрне бала карарга әбиләр, дәү әниләр өйрәткән. Чөнки, ана белән бала бәйләнеше карында чакта ук башлана диләр. Әни кеше баласына һәрчак җылы итеп матур сүзләр белән генә эндәшкәндә балада үз-үзенә ышаныч арта, киләчәктә яхшы кеше булып үсү омтылышы барлыкка килә икән. Хәтта, балаларның киләчәктә бәхетле булу-булмавы да әниләр теленнән төшкән сүзләргә бәйле ди. Балалар бит үзләре турында ишеткән сүзләргә ышанып үсәләр. “Булдыксыз!”, “ялкау”, “усал” кебек янап әйтелгән сүзләрне онытыйк та, әйдәгез, улларыз, кызларыбызны бәхетле итә торган “акыллым”, “бәхетем”, “уңганым” кебек иң матур сүзләрне сайлап кына сөйләшә башлыйк әле! Игътибар итегез, дәү әниләр тәмле телле була, шуңа аларга балалар күбрәк тартыла, аларны күбрәк ярата бит. Иске Чәчкаб авылында узган кичәдә дә яңа туган балага карата нинди генә татлы сүзләр әйтелмәде: пра Матур сүз белән эндәшә белү дә – халык йоласы ул, чөнки безнең халыкның теле һәрчак баллы булган. Ә без – әниләрнең җирдәге төп бурычы – бәхетле һәм сәламәт рухлы балалар үстерү бит!

…Өй кыегындагы боз кыйпылчыкларын эретеп, бар җиһанга яшәү өмете өстәп, тәрәз төбендәге песине иркәләп кояш җылы нурларын тарата. Песнәкләр боз кайрый, димәк, җилле итәкләрен җилфердәтеп, карларны эретеп, җылы сулышын эретеп Җиргә яз атлый! Яз әниләр төсле – ул кагылган һәр җирдә тереклек уяна, кошлар җыр суза, табигать җанлана. Ммм, җирдә яшәү исе, бәйрәм исе аңкый!

Татарстанның Кайбыч районындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Раилә Хәялиева

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*