tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын рекорд! «Ислам. Беренче адымнар» проектына 110 кеше килде
Чын рекорд! «Ислам. Беренче адымнар» проектына 110 кеше килде

Чын рекорд! «Ислам. Беренче адымнар» проектына 110 кеше килде

Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында проект тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Беренче дәрескә рекордлы санда катнашучылар килде: 110 ир-ат һәм хатын-кыз! Проект намаз уку һәм ислам дине нигезләрен атнага бер тапкыр узачак 5 дәрес эчендә тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирә. Дәресләргә 14 яше тулган һәркем йөри ала.

Әлеге чара Кәлам-Шәриф аятьләре уку белән башланып китте. Аннары катнашучыларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, иман һәрбер кешедә бар:

– Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дөньяга килгәндә иман белән бүләкләгән, – дип әйтте Рөстәм хәзрәт. – Без әлеге бүләкне кадерләп сакларга һәм рәхмәтле булырга тиешбез. Әгәр Аллаһы Тәгалә иманыбызны алырга теләсә, безгә беркем дә ярдәм итә алмаячак.

Тантаналы ачылыштан соң мөфтинең беренче урынбасары укучыларга кереш дәрес уздырып, ислам диненең фазыйләтләре турында сөйләде.

– Иман ни өчен кирәк? – дип сорау куйды хәзрәт. – Иман кешегә рухи гармония, эчке канәгатьләнү бирә. Шул сәбәпле без хәрамгә бармыйбыз, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтибез. Без ислам динен мулла яки имам өчен өйрәнергә тиеш түгел, ул үзебез һәм Аллаһы ризалыгы өчен кирәк.

Алга таба Рөстәм хәзрәт тыңлаучыларга ата-аналарның балалары каршындагы бурычлары турында сөйләп үтте:

– Безнең балаларыбыз алдында тагын бер бурыч бар, – дип ассызыклады хәзрәт. – Бала дөньяга килү белән үк без аңа Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген сеңдерергә тиешбез. Бу хакта аңа кем җиткерәчәк, әгәр дә сез әйтмәсәгез? Моннан оялмагыз. Коммунизм чоры үтте, хәзер беркем дә Ислам диненең гүзәллеген аңларга комачауламый. Ислам диненә башка конфессия вәкилләре үз соклануларын белдергәнне, без генә инде үз динебезне белергә тиешбез. Моннан тыш, белемнәрне киләчәк буыннарга җиткерүебез шарт. Ә белемнәрне тапшыру өчен, иң әүвәл аны үзебезгә өйрәнергә кирәк. Ышанам ки, минем нәсыйхәтләрем сезгә файда китерер. Әссәламүгаләйкүм!

Кереш дәрестән соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова укучыларны остазлар һәм волонтерлар белән таныштырды: алар алдагы дүрт дәрестә ислам динен өйрәнү юлында ярдәм итәчәк. Проект кураторы Лилия Ильясова катнашучыларга дәресләр узу тәртибе турында сөйләде.

Кереш лекциядән соң ир-атлар Галиев мәчетенә урнашты, ә хатын-кызлар мөфтиятнең конференц-залында калды. Беренче дәрес башланыр алдыннан укучылар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар. Моннан тыш, аларның һәрберсенә “Ислам. Беренче адымнар” эш дәфтәрен тапшырдылар. Анда һәр мөселман кешесе өчен мөһим белемнәр урын алган һәм ул бик аңлаешлы телдә бирелгән. Танышудан соң “Мәктәп” шәкертләре тәһарәт алу тәртипләрен үзләштерергә кереште. Дәресне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр хәрәкәтенең остазлары һәм волонтерлары үткәрде.

6 апрельдә проектның ябылу тантанасы узачак. Бу көнне проектта катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән шәхсән очрашачак һәм «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу турында сертификат алачак. Ябылу тантанасы узганнан соң бәйрәм мәҗлесе – “Коръән ашы” узачак.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк.  Барлыгы 5 дәрес үткәрү күздә тотыла:  «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы).

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Ике сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 170 кеше белем алды, алар намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*