tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Татар хатын-кызлары Казанга җыелып милләт турында сөйләшәләр”

Кадрия Идрисова: “Татар хатын-кызлары Казанга җыелып милләт турында сөйләшәләр”

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова 2014 нче елның 15–17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы турында сөйли.

Бу форумны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын – кызлар иҗтимагый оешмасы.

Татар хатын-кызлары мәдәният, мәнариф,  сәләмәтлек саклау тармакларында гыа түгел, фән, икътисад, сәясәт эшләрендә дә аактив катнаша. Милләтнең артуы яки кимүе, балаларда милли үзаң тәрбияләү, туган телне өйрәтү дә хатын-кызларга бәйле. Иҗтимагый эшләрдә, татар хәрәкәтендә дә ханымнар һәм туташлар иң алдынгы сафларда.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү белән шөгыльләнә.

“Ак калфак” оешмасы татар мәктәпләре һәм гимназияләре, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә якшәмбе мәктәпләре, татар теле һәм әдәбияты, тарих курслары ачу буенча зур эшләр башкара. Психологлар, икътисадчылар, юристлар һәм башка белгечләр җәлеп ителгән “Яшь гаиләгә киңәшләр” клубын оештыруда, шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләү эшендә дә катнаша.

II нче Бөтендөнья татар хатын- кызлар форумында Татарстан Республикасы районнарыннан – 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән – 250 һәм чит илләрдән – 93 делегат катнашачак дип көтелә. Форумга 100 гә якын шәрәфле кунак  чакырылды. Форум программасы кысасында  дөньяның төрле почмакларыннан җыелган хатын – кызларыбызга пленар утырышта докладлар тынлау, фикер алышу мөмкинлеге  булачак. Шулай ук, Казан шәһәрендәге татар мәктәп, гимназияләрдә тәрбия бирү системасы белән  таныштыру,  Кремль тыюлыгына сәяхәт, Г.Камал театрында Р. Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен карау, “Сөембикә” журналының 100 еллыгына багышланган тантаналы  кичәсендә катнашу каралган.

                                                                                                                                                              

2 Комментарии

  1. Фикер…

  2. Нярся ул шэрэфле кунак ?

Фикер калдырырга Харис Отмена

Обязательные поля отмечены *

*