enrutat
Баш бит / Чын татар кем ул?
Чын татар кем ул?

Чын татар кем ул?

Мәскәү татарлары штабы оештырылуга – 20 ел

Мәскәү татарлары штабы 1997-98 елларда оештырыла. Аның төп максаты – Мәскәүдә татар мәдәниятен һәм телен саклап калу. Бүген штаб якынча 2 мең кешене берләштерүче иң зур татар оешмасы булып тора. Аның канаты астына офицерлар, табиблар, эшкуарлар, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре тупланган. Аларның барсының да эшчәнлегенең төп юнәлеше — мегаполиста татарларны милләт буларак саклап калу.

Агымдагы елда “Штаб” 20 еллыгын билгели. Шушы юбилей уңаеннан гәзит укучыларыбызны оешма эшчәнлеге белән якыннан таныштыру һәм шулай ук Русиядә татарлар бердәмлеген саклап калу мәсьәләләре турындагы фикерләре белән уртаклашу өчен аның лидеры Рөстәм Ямалиевка сүз бирәбез.

Гаилә – милләт учагы

Башка берләшмәләрдән аермалы буларак, Мәскәү татарлары штабы идеологиясе яшьләрне тәрбияләүгә нигезләнгән. Яшьләр тарафыннан телне һәм мәдәниятне саклап калу кирәклеген аңлау бул­ган­да гына татарлар милләт буларак сакланып калачак. Без аларга татар милләтен дәвам итүчеләр, татар телен йөртүчеләр булуын аңлатырга тиеш. Әгәр моны аңлата алмасак, безнең эш һәм милләтне саклап калу теләге юкка чыгачак.

Моңа бәйле нинди карарлар кабул итү кирәк? “Селигер” дәрәҗә­сендә балалар һәм яшьләр лагерьлары булдырырга, югары сыйфатлы татар фильмнары һәм мультфильмнары төшерергә, электрон төрдә әдәби әсәрләр әзерләргә кирәк, шулай ук, тарихны үсмерләр телендә пропагандалау мөһим.

Әмма татар милләтен саклап калу эшендә иң мөһиме – татар гаиләсе. Без аларга карата мөнә-сәбәтне үзгәртергә һәм аларны милләт учагы буларак кабул итәргә тиеш. Баланың теле нәкъ гаиләдә ачыла, аңа туган телнең, гореф-гадәтләрнең мөһимлеген аңла­тырга кирәк. Әгәр дә ата-ана туган телендә аралашмаса, бала беркайчан да аны үз итмәячәк.Татар гаиләсенә карата әхлакый мәсьәләләрне күтәрү дә – төп бурычларның берсе. Сүз никах турында бара. Татар гаиләләре өчен рухи һәм гражданлык никахларына бер үк вакытта керү традициясен кире кайтарырга кирәк.

Бүген мәдәни кыйммәтләр өчен көрәшү таләп ителә, чөнки иртәгә соң булачак. 50 елдан соң татар теле нинди үзгәрешләр кичерәчәк? Без барыбыз да татар телен саклап калу өчен җаваплы. Ә баланың киләчәге ата-анадан тора: бала ата-анасын, милли гореф-гадәт­ләрне хөрмәт иткән чын татар яисә глобальләштерү дәверенең корбаны булып үсәчәк.

Телебез – төрки дөньясына ачкыч

Милләтебез тел, мәдәният һәм Ислам дине ярдәмендә сакланып калган. Кызганычка каршы, соңгы 25 елда татар телен укыту мөмкин­леген югалттык. Телне өйрәнүнең нәтиҗәле методикасы булдырылмады, җәмгыятьтә татар телен белү кирәклеге турында фикер расланмады. Мәктәпләрдә татар телен мотлак өйрәнү идеологик яктан ныгытылмады, нәтиҗәдә, татарлар туган телен өйрәнергә теләми.Моны туган як һәм татар халкы абруен булдыру буенча эш белән ныгытырга кирәк. Нәкъ шул вакытта балалар кече Ватанын, мәдәниятен һәм тарихын хөрмәт итәр иде. Дәресләрдә уен элементларын файдаланып, белемне җыр, фольклор, тарих аша биреп, аларны нәти­җәле үткәрү мөһим. Әмма гамәлдә­ге укыту ысуллары “суффикс”лар өйрәнүгә генә кайтып кала.

Татар телен саклап калуда мөһим рольне укытучылар уйный. Телнең киләчәге укытучыларның балалар белән эшләвенә, телгә, тарихка мәхәббәт уятуга бәйле.Телләрне өйрәнү шәхеснең үсешенә булышлык итүе күптәннән исбат ителгән. Туган телебезнең төрки дөньясына ачкыч булуын аңларга тиешбез. Тукай телен белгән һәркем төрек, уйгур, казах, үзбәк һәм башка төрки халыклар белән аралаша ала.Һичшиксез, кешеләрне туган телне өйрәнергә мәҗбүр итеп булмый. Әмма идеологик яктан татар телен белү кирәклеген аңлатырга мөмкин.

Туган телне өйрәнүгә бәйле проблемалар булмасын өчен без татарларның яңа буынын тәрбия­ләргә тиеш. Һәр татар бер-берсе белән туган телдә аралашырга тиеш.Соңгы елларда татар телен саклап калу мәсьәләсе актив тикше­релә башлады. Бу хәлдә татарның рухи әзерлеге, ныклыгы һәм чынбарлыкка объектив бәя бирүе, үз-үзен анализлавы, тәнкыйтьләве күренә. Тоташ алганда, яшьләр татар теленә мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртергә тиеш. Моның өчен, халыкара тәҗрибәгә нигезләнеп, телне өйрәнүнең яңа ысулын, кызыклы әдәбият, фильмнар булдырырга, лагерьлар, форумнар оештырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә – татар телен популяр итү мөһим. Шулай ук, Ислам оешмаларының татар телен саклап калудагы эшен онытырга ярамый. Шуңа күрә җомга вәгазьләрен, лекцияләрне татар телендә үткәрергә кирәк.

Ата-аналар һәм укучыларның милли берләшмәләр вәкилләре белән очрашуларын оештыру мөһим. Мәсәлән, лекторлар һәм га­лимнәр мәктәпләргә килеп татарның милли йөзен саклап калу идеясен пропагандаларга тиеш. Бу очракта “Штаб” эше үрнәк булып тора: Мәскәүдә публицист Римзил Вәлиев, академик Илдар Үтәме­шов, шагыйрь Әхәт Саттар, галим Илшат Сәетов, язучы Шамил Идиятуллин һәм башкаларның татар телен саклап калу турында лек-цияләрен оештырдык.

Халыкта телне саклап калу кирәклеген аңлауны булдырмасак, татар милләте юкка чыгачак. Һәр татар буыннан-буынга тапшырылып килгән татар теленең юкка чыгу ихтималын аңларга тиеш. Мәктәпләрдә укучылар арасында татар оешмалары челтәрләре булдыру идеясе дә туды.

Меценатлык – төп коралТатар телен саклап калу өчен, шулай ук, шәхси мәктәпләр ачу мөһим. Ата-бабаларыбыз нәкъ шушы юлны сайлаган. Револю­циягә кадәр чордагы тәҗрибә татарларның, милләт буларак, нәкъ шәхси мәктәпләр булдыру аша сакланып калуын күрсәтә.Балалар бакчалары һәм мәктәп-ләр Мәскәү татарларын гына түгел, барлык төбәкләр татарларын саклап калуның төп коралына әве-реләчәк. Әлеге учреждениеләрдә милли идея нигезендә татар яшьләрен тәрбияләү мөмкин булачак. Тарихка күз салыйк: патша чорында без дәүләт ярдәменнән башка тел һәм мәдәниятне саклап калдык, чөнки ул вакытта меценатлар булдырган шәхси мәктәпләр һәм укыту йортлары булган.

Балалар бакчалары һәм мәк­тәпләр өчен тәрбиячеләр, укытучылар әзерләү буенча шәхси институтлар булдыру мөһим. Әмма, беренче чиратта, татар телендәге балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачу мотлак. Бу татарларның бер-дәм мәгариф челтәренә әверелергә тиеш.Милләтен саклап калырга те-ләге булган меценатларның бу эштә катнашуы татарларга бер-дәмлеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Татарларның көче – финанс мөмкинлегендә. Әгәр татар миллионерлары милли проектлар, мәсәлән, балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачуда финанс ярдәме күрсәтә икән, бу ил буенча татар милләтен тергезергә ярдәм итәчәк. Һәр татар миллионеры үз шәһә­рендә татар мәктәбе ача ала.

Бездә бердәмлекне саклап калу һәм барлык тармакларда уңышлы булу теләге зур. Бу Татарстан татарларына гына түгел, Русия терри­ториясендә яшәүче татарларга да кагыла. Безнең ил күпмилләтле, безне гасырлар буена дәвам иткән дуслык мөнәсәбәтләре берләш-терә. Минем карашка, күршеләре-без, беренче чиратта, урыслар белән татулыкта яшәү татарларга милләт буларак сакланып калырга ярдәм итәчәк. Сүз ахырында шуны әйтәсе килә, ата-бабалары татар булганнар түгел, ә балаларын һәм оныкларын татар итеп тәрбияләгән кеше генә чын татар була ала.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*