tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”
“Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”

“Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан Самара өлкәсе делегатлары Казаннан алып кайткан тәэсирләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашалар.

Татар гаиләсе хатын-кызлары белән нык

Бөтендөнья татар хатын-кызларының бу форумы күпләргә атаклы Арча педагогия көллиятенә бару белән истә калачак, минемчә. Безне биредә бик җылы каршы алдылар. Көллият директоры Гөлнара Фидаил  кызы Гарипова үзе барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып йөрде. Бүгенге көндә көллияттә 500 укучы укый икән. Әлифбаның туган җире дә шушында булып, Әлифбага музей да, һәйкәл дә ачылган. Безнең Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туып үскән, озак еллар Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән Сәләй ага Вагыйзов һәм аның хатыны Рәмзия апа Вәлитова турында да күп мәгълүмат белдек һәм ишеттек. Алар беренче Әлифба китабын төзүчеләр бит. Әнә Байтуганда Сәләй ага Вагыйзов яшәгән йортта шулай ук музей ачарга җыенулары да искә төште, биредә Әлифба музеенда булганда.

Тукайның туган авылы Кырлайга сәяхәт кылуыбыз да күңелебездә бик тирән эз калдырды. Без үзебезне кечкенә вакытында Тукаебызның үзен күргәндәй хис иттек. Саратов шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Резедә ханым барыбызга да тарих фәннәре кандидаты Таһир Әбдрахманов төзегән Тукайның шәҗәрәсен дә бүләк иткәч, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Мин дә үзем белән алып барган “Бердәмлек” газетабызның 25 еллык юбилеена багышланган санын бүләк иттем. “Бердәмлек”не беләләр икән, күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Соңыннан да: “Тагын калмадымы?” — дип сораучылар да күп булды.

Самаралылар һәм безнең “Ак калфак” оешмабыз турында күпләр “Матбугат.ру”, “Самара татарлары”, “Дуслык” сайтларында урнаштырылган “Бердәмлек” газетасы язмалары аша беләләр икән. Бигрәк тә Башкортстаннан килгән Лилия ханым Әхмәтшина самаралыларның уңышларына соклануын белдерде. Үзебез турында мондый бәяләүне ишетү рәхәт икән шул.

Икенче көнне Галиәсгар Камал театры бинасында пленар утырыш алдыннан хатын-кызларга багышланган, хатын-кызларыбызның үзләре эшләгән төрледән-төрле әйберләр күргәзмәләрен карап хозурландык. Нәрсә генә юк иде икән биредә: түбәтәйләр, калфаклар, камзуллар, курчаклар һәм әле тагын бик күп башка кирәкле әйберләр. Беркем дә биредән үзе теләгән сувенирларны сатып алмыйча китмәгәндер, мөгәен.

Пленар утырышта бик тә кызыклы чыгышлар яңгырады, төпле фикерләр әйтелде, тәкъдимнәр ясалды. Безгә бигрәк тә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышы ошады.

Ак калфак” оешмасына килгәндә, соңгы елларда аның эше бераз үзгәрде. Ул Татарстан авылларына, районнарына үтеп керде.

Әмма шул ук вакытта мин аның эшчәнлеген югарырак дәрәҗәдә күрергә телим. Орчык, себерке бәйрәмнәре, кулъяулык чигү бәйрәме… Алар да кирәк. Ләкин ул — сәхнә, җәмәгать, ул — фольклор. Ул чын татар тормышы түгел. Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел өчен, милләт өчен көн саен көрәш. Ул милләтебезне яклау, — дип белдерде ул.

Фәүзия ханым балаларыбызны чын татар рухында тәрбияләү аналарыбыз кулында икәнлеген тагын бер кат исебезгә төшерде. Әнә күренекле күп галимнәрнең, язучыларның, артист-ларның әниләре дә татар милләтеннән булган бит. Дөньякүләм танылган язучы Чынгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа Габделвәлиева-Айтматова шулай ук татар булган һәм бу турыда Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Ана” исемле яңа китабында яза. Ана образы аша ул татар тормышына да анализ ясый, милләт тарихындагы табышларны һәм югалтуларны барлый, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген күрсәтә һәм искәртә.

Үзенең “Ана” китабын Фәүзия ханым һәр форум делегатына бүләк итеп бирде. Мин бу китапны кичен кунакханәгә кайткач ук бер төндә укып чыктым.

Фәүзия Бәйрәмова үзенең чыгышында Татарстан президенты исемен, аны саклап калу кирәклеген дә күтәреп чыкты.

Ул Татарстанныкы гына түгел, бөтен дөнья татарларыныкы. Бер-беребезне саклыйк, бер-беребезне күтәрик, Татарстаныбызны сак-лыйк”, — дип сүзен тәмамлады Фәүзия Бәйрәмова.

Пленар утырыш ахырында Татарстанда булачак президент сайлавында бу вазифага ул Рөстәм Миңнехановны яңадан сайлауны да соралды һәм залдагылар бу фикерне бертавыштан хупладылар.

Соңрак мин бу турыда башка күп делегатлардан да ишеттем. Мәсәлән, Ростов-Дон шәһәреннән килгән Ләйлә Шикина 2013 елда Рөстәм Миңнехановның Ростов-Донга килүе һәм татарларның милли тормышы белән кызыксынуы һәм аларга ярдәм итүе турында сөйләде.

Мордовия татарлары да шундый ук фикердә. Алар безнең белән очрашканда губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинны сагынулары, юксынулары турында да әйттеләр. “Сездә тәртип урнаштыргач, аны яңадан Мордовиягә әйләнеп кайтуын көтәбез”, — диделәр.

Самараның “Дуслык”  иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев турында да яхшы сүзләр әйтүчеләр күп табылды. Шулай киләчәктә дә бергәләп татар халкы мәнфәгатьләрен яклап эшләргә язсын, дигән теләкләрен теләделәр.

Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе,
Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе.
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*