tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чыңгыз Айтматов улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды
Чыңгыз Айтматов улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды

Чыңгыз Айтматов улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды

5 февраль көнне Татарстанга  язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар.

Бүген 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда,  Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында  яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Әскар Айтматовны биредә төзелгән  нәсел шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Шулай ук язучының улы биредәге кунаклар китабына үз теләкләрен дә язып калдырды. Соңрак Кыргызстан делегациясе Ч. Айтматов исемендәге №1 гимназиягә юл тотты. Монда шулай ук кунакларны мәктәптәге күргәзмә белән таныштырдылар, мәдәни программа тәкъдим иттеләр.

Соңрак делегация Кукмара муниципаль  районы  башлыгы Сергей Дмитриев белән дә очраштылар.

-Чыңгыз Айтматовның нәселе Кукмара төбәге белән бәйле булу безнең өчен зур горурлык, Шәһәребездә бер мәктәп Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Быел гимназия территориясенә әлеге шәхес истәлегенә бюст куярга планлаштырабыз. Декабрь аенда язучының туксан яше уңаеннан зур чара да үткәреләчәк, –  диде район башлыгы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*