tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чыңгыз Айтматовның әнисе турында китап
Чыңгыз Айтматовның әнисе турында китап

Чыңгыз Айтматовның әнисе турында китап

Бу көннәрдә Казанда язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы басылып чыкты. “Ана” дип аталган бу документаль китап дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында, билгеле булганча, милләте буенча ул татар иде.     Фәүзия Бәйрәмова бу китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар бабалары яшәгән Кукмара төбәгендә, Мәчкәрә авылында, шул чорның архив материаллары сакланган Киров (Вятка) һәм Малмыж шәһәрләрендә, Кыргызстанның Бишкәк каласында һәм Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова туган Каракол шәһәрендә булды, аның балалары, туганнары, якыннары белән очрашты, күп санлы тарихи документлар һәм әдәбият белән танышты. Китапта шулай ук дөнья буйлап таралган, Тәңре тауларына, кыпчак далаларына тамыр җибәргән, кыргыз-казах халыклары белән гаиләләр корып, мәңгегә шул якларда яшәп калган милләттәшләребезнең язмышы да ачык чагылыш тапкан. Китапка исем биргән АНА образы аша автор   татар тормышына да анализ ясый, милләт тарихындагы табышларны һәм югалтуларны барлый, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген күрсәтә һәм искәртә.

Китап мең данәдә нәшер ителде, ул тарихи фотоларга һәм чыганакларга бай, узган чорларны һәм бүгенге көнне күз алдына китерерлек итеп язылган һәм бизәлгән. “Ана” китабы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде һәм татар хатын-кызларының өченче Бөтендөнья форумы делегатларына таратылачак.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*