tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле эшмәкәре Альфред Хәйруллин: Син җирне яратсаң, ул да сине ярата
Чүпрәле эшмәкәре Альфред Хәйруллин: Син җирне яратсаң, ул да сине ярата

Чүпрәле эшмәкәре Альфред Хәйруллин: Син җирне яратсаң, ул да сине ярата

Бүген Татарстанның төрле районнарында, Россиянең төрле төбәкләрендә төрле тармакларда үз бизнесларын булдырган эшмәкәрләр үз тәҗрибәсе белән таныштыра. “Корстон” күңел-ачу сәүдә үзәгендә бүген VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары җыелды. Бүген биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы уза.

Пленар утырышында беренче чыгыш ясау мөмкинлеге Чүпрәле районы “Хәйруллин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альфред Хәйруллинга бирелде. Ул җыен делегатларын үзенең җиләк үстерү тәҗрибәсе белән таныштырды.

Аның сүзләренчә, аларның җирлекләрендә җиләк үстерүчеләр булмаган. 2016 елда ул үз фикерләрен җыеп, Чүпрәле районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Аның фикерләрен хуплыйлар һәм ул 6 гектар пай җирләре сатып ала. Ул 3 гектар виктория, 2 гектар кура җиләге утырта.

– Беренче елны ук җирләрем зур уңыш бирде. Җирне яратырга кирәк аны. Син аны яратканда, ул да сине яратыр. Әлбәттә заманча технологияләр дә кирәк. Башта иң кирәкле корылмаларны төзеп куйдым, электрга тоташтым, – дип сөйләде үзенең бу тармакка алынуы турында Альфред Хәйруллин.

Аннары тагын бер юнәлеш – бакчачылыкка алынган ул. Иске алмагач бакчаларын алып, аларны яңартырга дигән тәкъдимне кире какмыйча, ул бу эшкә дә алынган. 2022 елга планда җиләк-җимеш бакчаларын 213 гектарга җиткерү, шуның 190 гектары алма бакчасы булачак, ди ул.

Хәзерге вакытта эшмәкәр сезон вакытында 80гә якын кешене эш белән тәэмин итә, җәен эш хакы 35 меңгә кадәр икән. Хәзер инде ул җиләк-җимеш белән шөгыльләнү белән генә туктап калмыйча, яшелчә үстерү белән дә эш итә башларга җыенуын әйтте. Шулай ук ул Татарстан президентына эшмәкәрләргә ярдәм программалары, грантлар өчен рәхмәтен әйтте.

– Безнең республикада теләсә-нинди юнәлештә эшмәкәрлекне башлап җибәрергә була. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ә калганы үзебездән һәм тырышлыгыбыздан тора, – ди Чүпрәле эшмәкәре.

Искәртеп узабыз, VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Россиянең 40 төбәгеннән 800 кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре җыелган иде. Делегатлар дискуссия мәйданчыкларында авылда эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, бу эшне Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясе төбәкләрендә дә, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Кичә бизнес вәкилләрен Мөслим тәҗрибәсе белән таныштырдылар, делегатлар социаль объектларны карады, төрле эшмәкәрлек формалары белән шөгыльләнүче район кешеләре белән аралашты, хуҗалыкларда булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*