tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Cургут шәһәрендә “Шома бас” фестивале үтәчәк
Cургут шәһәрендә “Шома бас” фестивале үтәчәк

Cургут шәһәрендә “Шома бас” фестивале үтәчәк

Ханты-манси автономияле округында беренче мәртәбә хореографик һәм фольклор колликтивларның татар халык биюләре буенча “Шома-бас” исемле фестиваль-бәйгесе үтәчәк.

Бәйгене оештыручы төбәк һәм Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономияләре хәбәр иткәнчә, фестиваль 17 ноябрь көнне Сургутның шәһәр мәдәният үзәгендә үтәчәк. Оештыручылар фикеренчә, бу чара халкыбызның бай традицияләре белән таныштыруга, милли бию үрнәкләрен танытырга, татар хореографиясен үстерүгә этәргеч бирәчәк.

Конкурска аерым башкаручылар, дуэтлар, фольклор һәм профессиональ коллективлар, шул исәптән балалар һәм олылар катнаша алалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*