tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәрәңге районы татарлары тальян моңнарын яңарта
Бәрәңге районы татарлары тальян моңнарын яңарта

Бәрәңге районы татарлары тальян моңнарын яңарта

Мари Эл республикасында яшәүче милләттәшләребез ике ел үзләрендә конкурс оештырып, тальян-гармуннарда уйнаучыларны барлаган иде. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә 100 дән артык кеше катнашкан. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә бар. “Киләсе елга конкурсны төбәкара дәрәҗәсендә үткәрергә телибез, “- дип белдерде Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашуда.

Ринат Закиров милләттәшләребезнең әлеге теләген хуплап кабул итте һәм бәйгене оештыруда татар конгрессы да булышачагын белдерде. Әзерлек эшен инде башлаганнар. Конкурс киләсе елга җәй көне үткәрелергә тиеш.

Очрашуда милли бәйрәмнәребез, Сабан туйлары хакында да фикер алыштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров киләчәктә Бөтенроссия авыл Сабан туен бәлки Бәрәңге районында оештыру турында да уйлашырбыз дигән фикерне җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Мари Эл республикасының Бәрәңге районында яшәүче халыкның 47 проценты татарлар. 8 мәчетләре эшли. Алар арасында 1829 нчы елда төзелгән иң борынгы мәчетләрнең берсе саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*