tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безгә бер җыр кирәк
Безгә бер җыр кирәк

Безгә бер җыр кирәк

Кулыма яңа гына табадан төшкән “Безгә бер җыр кирәк” дигән китап килеп эләкте. Әлбәттә хәзерге вакытта кешене “яңа китап чыкты, китап яздым, китабым чыкты” дип шаккатыра торган заман түгел. Әмма ноталы татар җыр китаплары хәзерге вакытта алтынга тиң. Еракка киттем бугай, сүзем Туфан Миңнуллинның шигырьләренә язылган җырлар китабы турында.

“Безгә бер җыр кирәк” исемле үзенчәлекле китап быел ноябрь ахырында Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Әлеге җыентыкта татар халкының талантлы улы, бөек драматург Туфан Миңнуллинның спектакльләрендә мәңгеләштерелгән 100дән артык җырның тексты белән ноталары урын алган. Араларында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән “Ала карга”, “Чәчең бөдрә”, “Шырдый-бырдый”, “Уфа тараклары”(санап узылган җырларның көй авторы А.Монасыйпов), “Миләүшәнең туган көне” драмасыннан “Миләүшә җыры”(А.Хөсәенов музыкасы), “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясеннән дистәдән артык җыр, “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән “Әни җыры”, “Бала имезә Ана…”, “Бишек җыры”(Р.Абдуллин музыкалары), “Җанкисәккәем” спектакленнән “Кызлар җыры”, “Җәмиләм”, “Шүрәлеләр гимны”, “Хыялга мәдхия”(А.Хөсәенов музыкасы), “Азат” спектакленнән “Кара урман безнең өебез…” (М.Яруллин музыкасы), “Авыл эте Акбай” спектакленнән “Тәмлетамак җыры”, “Чарли җыры” (Р.Ахиярова музыкасы) кебек төрле буын тамашачысына таныш булган әсәрләр бар.

Гомумән китапта авторның 20 спектакленнән җырлар тупланган. Китапның төзүчеләре Әлфия Юнысова(Миңнуллина) һәм Зимфира Гыйльметдинова. Шулай ук китапта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Әлмәт Татар дәүләт драма театры һәм Туфан Миңнуллин гаиләсенең шәхси архивларыннан алынган фоторәсемнәр дә файдаланылган. Әлеге китап әдәбият һәм җыр сөючеләр өчен яңа ел алдыннан бик тә үзенчәлекле бүләк булып тора.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*