tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеевка 95 яшь
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеевка 95 яшь

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеевка 95 яшь

Мөхтәрәм Хәким Исмәгыйль улы!  

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз – 95 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Сезнең гомерегез горурланырлык та, сокланырлык та! Иңнәрегездә Бөек Ватан сугышы еллары дәһшәте, аннан соңгы елларның авырлыгы булса да, йөрәгегездә һәм йөзегездә үткән юллар тантанасы.

Сез гомер буе җаваплы вазыйфалар башкарудан тыш, илебезнең иң көнбатыш ноктасындагы Калининград өлкәсендә мөселманнар җәмгыятен төзеп барча мөселманнарны берләштереп, озак еллар дәвамында олы хөрмәткә лаеклы зур эшләр башкардыгыз. Сезнең кебек аксакалларыбызның тырышлыгы аркасында динебез, телебез, милли гореф-гадәтләребез сакланып килеп яшь буыннарга тапшырыла. Сезнең көндәлек тормышыгыз һәм бар тырышлыгыгыз милләтебезнең, мөселман кардәшләребезнең киләчәгенә багышланган.

Бөтендөнья татар конгрессының ел саен үткәрелүче чараларында Сезне күрү барыбыз өчен дә зур шатлык. Күптән түгел Калининград шәһәрендә үткәрелгән Төньяк Көнбатыш федераль округтагы татар иҗтимагый оешмалары җыены һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Сезнең белән очрашулар да безнең өчен үзе бер онытылмас вакыйга булды.

Хөрмәтле Хәким ага! Милләтебезгә, динебезгә һәм илебезгә озак еллар дәверендә ихлас күңелдән хезмәт итүегез өчен Сезгә чиксез ихтирамыбызны белдерәбез. Татар халкы сездәй ул-кызлары белән көчле дә, гайрәтле дә. Сезгә алга таба да корычтай нык сәламәтлек, мул тормыш һәм күңел тынычлыгы телибез!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*