tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиумы утырышы
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиумы утырышы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиумы утырышы

Бүген, 7 февраль көнне,  Казанда,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиумы утырышы үтте. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе  Ринат Закиров, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Ульяновск өлкәсенең “Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, “Гэксар” электротехник заводының генераль директоры Эдуард Ганиев,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина, Чувашия  Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан Республикасы мөселман диния нәзәрәте рәисе урынбасары, Россия Федерациясендә ислам белем бирү советы рәисе Рафикъ Мөхәммәтшин,  Самараның “Дуслык” төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюков, Бөтендөнья татар конгрессы  җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров,  Ульяновск  татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев һәм  катнашты.

Утырышны  Милли Шура Президумы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев алып барды.  Ул утырышта каралачак мәсьәләләр белән таныштырды.

Көн тәртибе буенча VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек эшләре турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы сөйләде.

Җыен быел 1-3 март көннәрендә уздырылачак. Чарага Россиянең 37 төбәгеннән 750 кеше киләчәк. “Ел саен килүчеләр саны 100-150 кешегә арта, сан ягыннан гына түгел, состав ягыннан да үзгәрә, һәр елда яңа кешеләр килә”, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Җыенда төрле дискуссион мәйдәнчыклар эшләячәк. Алар узган елларда кызыксыну уяткан мәсьәләләрне исәпкә алып төзелгән. Икенче көнне җыенга килүчеләр Әлки районына сәфәр кылачак. Алар эшмәкәрләр бертуган Шәйхетдиновларның хуҗалыгы белән, аларның үз эшчәнлеген җәелдерү алымнары белән танышачак.

3 мартта “Корстон” күңел ачу үзәгендә җыенның пленар утырышы узачак. Аның кысаларында, нвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә күргәзмә оештырылачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Гадәттәгечә, һәрбер форумнан соң кебек үк, бу юлы да фикерләр тупланачак, киләсе елларда форум эшчәнлеген камилләштерү юнәлешләре каралачак. Шулай ук форум кысаларында катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Васил Шәйхразиев барлык чакырылган кунакларны иртәнге якта килүен сорады. Инде төшке аштан соң дискуссион мәйданчыклар үз эшен башлаячак дип билгеләде ул. 2 мартта Әлкигә сәфәр уңайлы автобусларда оештырылачагын да билгеләп үтте ул.

“Һәрбер төбәккә квоталар җибәрелде. Җитәкчелек кемнәрне җибәрәчәген үзе хәл итә. Әгәр дә ниндер төбәктән килүчеләр азрак икән, квоталарны килергә теләк белдерүеләр күп булган төбәкләргә бүлеп бирү мөмкинлеге бар”, – дип билгеләде В.Шәйхразиев.

“Бу безнең ел саен үтә торган зур очрашу, җыен. Практик яктан бик файдалы итеп оештырырга җыеныбыз. Районга алып баруыбыз да юкка гына түгел, без килгән эшмәкәрләргә шул рәвешле авыл тормышын күрсәтергә тырышабыз. Бу хуҗалыклар гына түгел, авыл клубы да, ФАП та, спорт мәйданчыклары да булырга тиеш. Кунаклар шуны күреп китәргә тиеш. Чарадан соң без атна-ун көн эчендә фикерләрне туплап, киләсе елга планнарны корачакбыз ”, – дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына әзерлекне  Президиум әгъзаларына Татарстан Республикасы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасының фән өлкәсендә атказанган хезмәткәре Борһанов Альберт Әхмәтҗан  улы җиткерде.

Халык һәрвакыт төбәк тарихы, авыл тарихы белән кызыксынып килде. 2016-2017 елларда Татарстанда төбәк тарихына багышланган 223 китап нәшер ителде, дип белдерде Альберт Борһанов.

2015 елда төбәкчеләр беренче тапкыр җыелган иде. Икенче җыен 2016 елда шулай ук зур файда белән үтте. 2017 елда төбәкчеләр эшмәкәрләр белән бергә җыелган иде.  Чираттагы җыен быел 3-5 апрель көннәрендә узачак. Альберт Борһанов 150 кеше җыю ниятләнүе турында әйтеп китте.

“Төбәкчеләр җәмгыятенең уставын әзерләү буенча эш алып барыла. Аның проекты инде булдырылды. Моннан тыш “Туган җир”-“Родной край” журналын ике телдә нәшер итү турында сөйләшәчәкбез. Журнал өчен материаллар инде туплана”, – дип билгеләде Альберт Борһанов.

Төбәкчеләр бер тик утырмый. Алар Татарстан буенча төрле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, экспедицияләр үткәрә, китаплар чыгара, төбәкчеләр эшчәнлеге даими рәвештә матбугат чараларында яктыртыла, дип төбәкчеләр башкарган эшләр турында сөйләп үтте ул.

Альберт Борһанов булган проблемаларны да атап китте.

“Төбәкчеләр исемлеге искерде. Кемдер теге дөньяга китте, кемдер бу эш белән инде шөгыльләнми. Яңадан бу исемлекләрне туплый башладык”, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров этник туризм мәсьәләсен дә төбәкчеләр эшчәнлеге белән бәйләргә тәкъдим итте. Васил Шәйхразиев бу тәкъдимнне хуплады.

“Этнотуризм Казанга якын бөтен тирәдә булырга тиеш. Без туристларга Казанны гына күрсәтеп калмыйча, төрле кызыклы хуҗалыкларга да алып барып күрсәтергә тиешбез. Без этнотуризм ярдәмендә татарның тарихын үстерәбез. Бу эшчәнлекне һичшиксез хуплыйбыз”, – диде В.Шәйхразиев.

Чувашия  Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов балаларны авыл тормышы белән таныштыру өчен лагерь оештыру мәсьәләсендә ярдәм итүне сорады. “Бездә “Сәләт” лагере уза. Әмма бу бөтенләй башка юнәлеш. Бөтен бала да сәләтле булып бетә алмый, кемдер безне ашатырга да тиеш. Шуңа күрә балаларны авыл белән таныштыру, аларны бирегә тарту өчен мондый лагерь да кирәк.

Көн тәртибенең өченче мәсьәләсе буенча, Россия Федерациясе Президентын сайлауларына әзерлек мәсьәләләре каралды.

“Безнең алда зур бурыч тора – 18 мартта Россия Президентын сайлау. Без бу эшкә актив кушылып, алга барырга тиешбез. Шуңа күрә без бу уңайдан татар халкына мөрәҗәгать әзерләдек”, – дип билгеләде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев иң соңыннан Казахстанга, Ижевскига, Владивостокка, Архангельскига сәфәре, андагы очрашулар, проблемаларның хәл ителешенә тукталды. Шулай ук “Татар кызы ” бәйгесен үткәрү мәсьәләсенә тукталды. Шулай ук яшьләр белән җитди эш алып бару кирәклеген ассызыклап китте.

Утырыш кысаларында ил Президентын сайлаулар уңаеннан, татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының мөрәҗәгате кабул ителде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*