tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Роберт Нигъматуллинны олуг юбилее белән котлый
Бөтендөнья татар конгрессы Роберт Нигъматуллинны олуг юбилее белән котлый

Бөтендөнья татар конгрессы Роберт Нигъматуллинны олуг юбилее белән котлый

Хөрмәтле Роберт Искәндәр улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне олуг юбилеегыз – 80 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Сезнең гомерегез барыбыз өчен дә горурланырлык һәм сокланырлык! Сез яшьләргә матур үрнәк булып торасыз. Без Сезне гаярь һәм фидакарь шәхес, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, күренекле галим, Россия Фәннәр Академиясе академигы, МДУ профессоры, Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге Океанология институты директоры һәм татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән милләтпәрвәр буларак беләбез. Дөнья киңлекләренә таралган газиз халкыбыз борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, динен, матур традицияләрен, күркәм бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек милләтпәрвәрләрнең керткән фидакарь хезмәте әйтеп бетергесез зур.

Мөхтәрәм Роберт Искәндәрович! Сезне туган көнегез белән ихластан тәбрик итеп, киләчәктә дә игелекле эшләрегездә, күпкырлы иҗатыгызда, барлык эшләрегездә зур уңышлар теләп калабыз. Озак еллар исән-имин яшәп, халкыбызга бергә-бергә хезмәт итәргә насыйп булсын! Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, күңелегез көр, күтәренке, саулыгыгыз ныклы булсын!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*