tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуйга чакыра
Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуйга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуйга чакыра

Пандемия җир шарында яшәгән барлык кешеләрнең дә планнарын бозды, илләр арасындагы чикләргә киртә куйды. Бер мәлгә дөнья туктап калган кебек булды. Ләкин зур сынау – ул кешеләрне ныгыта да, уйлап табу, мәсьәләне чишү юлларын да күрсәтә. Быел бик күп төбәкләрдә, чит илләрдә гөрләп Сабантуйлары узарга тиеш иде. Ни кызганыч, аларны уздыру да әлегә туктатылды. Әмма без милли бәйрәмебезне уздыру юлын таптык.

Хөрмәтле милләттәшләребез! Бөтендөнья татар конгрессы сезне виртуаль Сабантуйда катнашырга чакыра. Чын милли Сабан туе нинди булган, нинди уеннар уйнаганнар? Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырбыз, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарыбызны уздырып, җырлашып күңел ачарбыз. Сезнең өчен кызыклы мастер-класслар да уздырылачак.

Виртуаль Сабантуй безне кайда яшәвебезгә карамастан, бер мәйданга җыяр. Сез анда төрле төбәкләрдән котлаулар да ишетерсез. Бәлки милли бәйрәмебезне уздыруга кагылышлы фикерләрегез бардыр. Алар хакында безгә хәбәр итә аласыз. Сабантуе белән котлап теләкләрегезне җиткерергә, милли бәйрәмебезгә кагылышлы җыр-шигырьләрне дә башкарып, 1 минутлык видеоны татар конгрессы @tatarcongress инстаграмына #виртуальсабантуй2020 белән куегыз. иң кызыклы һәм сыйфатлы видеоязмаларны Сабан туе барышында башкаларга да тәкъдим итәрбез.

Виртуаль Сабантуйны уздыруның төгәл вакыты хакында конгресс сайтында һәм инстаграмда хәбәр итәрбез. Бергә булыйк, бергәләшеп милли бәйрәмебездә очрашыйк. Киләчәктә Сабантуйларны киң мәйданнарда да уздырырга насыйп булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*