tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Иске Кулаткыдан кунакларны кабул иттеләр
Бөтендөнья татар конгрессында Иске Кулаткыдан кунакларны кабул иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессында Иске Кулаткыдан кунакларны кабул иттеләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы авылыннан укучылар һәм укытучылар булып китте.  Иске Кулаткының Р.Хәбибуллин исемендәге 2нче мәктәп укытучысы Әлфия Зәитова сүзләренчә, алар Конгресс белән һәрчак тыгыз элемтәдә торалар. Бу юлы менә Конгресс ярдәме белән укучылар өчен Казанга экскурсия оештырылган.

  • Күпчелек укучыларның Казанга беренче килүләре. Алар бирегә бик сөенеп килделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннуровичка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Татарстан безгә һәрчак уку әсбаплары белән дә, китаплар белән дә ярдәм итеп тора, – ди Әлфия Зәитова.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кунакларны мәркәзебез Казанда сәламләп, аларны Конгресс бинасында күрергә шат булуын әйтте.  Ул укучыларны һәм аларны алып килгән укытучыларны Конгресс эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштырды. Аннары укучыларга сораулар бирде, аларны, мәктәпне тәмамлагач, башкалабызга укырга чакырды.

Бүген кунаклар өчен Кол Шәриф мәчетенә һәм шәһәр буенча экскурсия каралган, иртәгә исә Муса Җәлил, Габдулла тукай музейларына, “Туган авылым”га барачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*