tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында үткән түгәрәк өстәл артында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, “Яңа гасыр” телерадокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” ачык җәмгыяте массакүләм мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Вәсилә Сабирова, “Татарстан” радиосы җитәкчесе Тәүфикъ Сәгыйтов, “Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Ильмир Бикмеев, “Татарстан” журналының баш мөхәррир урынбасары, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталары, “Мәгариф” журналы, “Татарстан яшьләре”, “Идел” журналы, “Казан утлары”, “Мәгариф” журналы кебек басмаларның җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чараның беренче чиратта дөнья буйлап сибелгән татарларның тормышын, яшәешен, көнкүрешен матбугат чараларында ешрак яктыртуда үзара хезмәттәшлек юлларын эзләүгә багышлануы турында җиткерде. Үзара хезмәттәшлек юлларын эзләү барышында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Бөтендөнья татар конгрессыннан мәгълүмати җирлек булдыруны сорады. Әлеге тәкъдимне кабул итеп, Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыгып килә торган “Очрашу урыны – Казан” дип исемләнгән тапшыруны атады. “Әлеге тапшыру – конгресс бинасына Россия һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән әңгәмә алып бару мәйданы, бу тапшыру аша чит төбәкләрдә яшәүчемилләттәшләребезнең тормышы, яшәеше турында белә аласыз. Шулай ук төрле татар автономияләрендә узган чаралар, хәбәрләр турында сайтыбызда мәгълүмат табып була”, – дип белдерде.

“Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров илкүләм, дөньякүләм үткән чараларда Бөтендөнья татар конгрессы катнашкан чараларга журналистларны да алып бару мөмкинлеге тудыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук Татарстанда басып чыга торган басмаларны төбәкләрдә дә тарату юлларын эзләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, читтә яшәүче милләттәшләребез татар телендә чыккан мәгълүматны латин графикасына күчерүне сорый. Радик Сабиров фикеренчә, латин графикасында укучы милләттәшләребезнең татар дөньясына кагылышлы мәгълүматларга кытлыгын да чишү юлларын табарга кирәк.

«Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов Милли шура рәисе белән очрашуда, редакциягә килгән хатлардан аңлашылганча, халык өчен Сабантуй бәйрәмнәрен уздыру тәртибе бүгенге көндә бик үк уңайлы булмавын әйтте. Аның сүзләренә караганда, район, авылларда Сабан туе бәйрәмнәрен билгеле бер көндә уздырырга дигән карар – ялгышлык. Беренчедән, һава торышының нинди булуына карамастан бәйрәм уздыру халыкка гына түгел, оештыручыларга да зур кыенсызлыклар китерә. Икенчедән, авылларга якшәмбегә билгеләнгән Сабан туйларында шәһәр халкы катнаша алмый. Шулай ук Атлас Гафиятов Татарстанның кайбер районнарында татар халкының милли бәйрәмнәре уздырылмаган очракларны атады, моның төп сәбәбе – бюджет булмау, диде ул. “Франция кебек илләрдә Сабан туйлары үтә, Казанда хәтта дүрт урында да уздыра алмыйбыз”, – ди Атлас Гафиятов.

Васил Шәйхразиев әлеге тәкъдимнәрнең кабул ителүен һәм үз фикерләрен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессы милли бәйрәмебез – Сабантуйларга кагылышлы мәсьәләләрне һәрвакыт күз уңында тотарга ышандырды.

“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов татар халкына чаң сугарга кирәклеген, Саратов һәм Төмән өлкәсендәге татар мәктәпләренең ябылуына нигезләнеп аңлатты. “Һәр мәктәп өчен көрәшмәсәк, укытучылар түгел, укучылар да калмаячак”, – диде ул.

“Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева татар дөньясына кагылышлы актуаль проблемаларны яктырту юлларын эзләгәндә татар журналистларына кытлык, хезмәт хакының түбән һәм татар матбугатына “салкын” караш булуы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарына гозерләрен җиткерде.

Милли Шура рәисе бүгенге көндә кыскартуларга эләккән татар теле укытучыларының язмышын тикшерергә һәм басмаларда яктыртырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Без якламасак, татарны кем яклар, ди Васил Шәйхразиев. Шулай ук очрашуда чит төбәкләргә җибәреләчәк татар басмаларына бәя бирерлек экспертлар төркеме булдыру тәкъдиме дә яңгырады.

Очрашу нәтиҗәләре буларак, һәр татар басмасында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның әңгәмәсе басылып чыгачак. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә татар матбугатын яздыру мәсьәләсе һәм татар журналистларын илкүләм, дөньякүләм чараларга җибәрү, милләттәшләребез яшәгән төбәкләргә эшлекле сәфәрләргә җибәрү мәсьэләләре  каралачак.

 

 

Алёна Низамова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*