tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында татар медиа-кырын киңәйтү турында фикер алыштылар
Бөтендөнья татар конгрессында татар медиа-кырын киңәйтү турында фикер алыштылар

Бөтендөнья татар конгрессында татар медиа-кырын киңәйтү турында фикер алыштылар

Кичә, 23 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Яңа Гасыр» телеканалының башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов белән очрашты.

Биредә татар медиа-кырын киңәйтү мөмкинлеге турында фикер алышу булды. Аерым алганда, Рәсәй субъектларында “Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясенең корпунктларын арттыру мәсьәләсе каралды. Данил Гыйниятов ассызыклаганча, бу мәсьәләдә системалы эш итү һәм дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә татар телекомпаниясенең корпунктлары Екатеринбург, Ижау, Мәскәү, Төмән, Томск, Ульяновск, Уфа һ.б шәһәрләрдә эшли. Шулай ук “ТНВ”ның корпункты Үзбәкстанда һәм Казахстанда бар.

Әңгәмәдәшләр татарның гамәл стратегиясе турында да сөйләште. Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, бүген документны җәмәгатьчелеккә аңлату мәсьәләсе кискен тора. “Монда нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәм итә ала. Җәмәгатьчелеккә дөрес һәм аңлаешлы мәгълүмат бирә алырлык танылган галимнәргә басым ясарга кирәк”, – диде БТК Башкарма комитеты җитәкчесе.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*