tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында ТР югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында видеоконференция узды
Бөтендөнья татар конгрессында ТР югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында видеоконференция узды

Бөтендөнья татар конгрессында ТР югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында видеоконференция узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында 2021/2022 уку елында ТР югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында видеоконференция узды. Видеоконференциядә Казан югары уку йортларының кабул итү комиссиясе әгъзалары, төбәк милли-мәдәни мохтариятләре вәкилләре, этномәдәни компонентлы мәктәп директорлары, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.

26 төбәктән 100ләп катнашучы милләттәш студентлар өчен бердәм мәйданчык булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Һәр югары уку йорты үз программасын тәкъдим итте. Биредә чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен тулай торак бирү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар.

Видеоконференциядә катнашучылар бу эштә Милләт җыены вакытында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”нә таянуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*