tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Краснодар краена килде
Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Краснодар краена килде

Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Краснодар краена килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 28 нче февраль – 01 нче март көннәрендә Краснодар краенда рәсми очрашулар уздыра һәм милләттәшләребез белән ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру чарасында катнашачак. Аэропортта аны “Булгар-К” татар оешмасы җитәкчесе Роман Динисламов һәм Краснодар крае хакимиятенең эчке сәясәт департаментында бүлек җитәкчесе Сергей Мозговой каршы алды. Бүген Васил Шәйхразыев биредә әлеге төбәкнең губернаторы урынбасары Сергей Пуликовский белән очрашырга тиеш.

Иртәгә, 29 нчы февральдә, Васил Шәйхразыев эш көнен Краснодар шәһәрендә маршал Г.К. Жуков скверындагы һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлый. Милли Шура рәисе Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очраша. Алар узган елга нәтиҗәләр ясап, 2020 нче елга Бөтендөнья татар конгессының эш планнарын барлаячак.

Бурятия республикасында башланган ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы  Краснодар краена килеп җитте. Әлеге тантанада Адыгей, Кырым, Дагыстан, Кабардино-Балкар, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия республикалары, Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре, Ставрополь краеннан килгән милләттәшләребез катнаша. Тантаналы чара бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*