tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә татарча диктантны 2250 кеше язды
Әлмәттә татарча диктантны 2250 кеше язды

Әлмәттә татарча диктантны 2250 кеше язды

Бүген  Әлмәт  җирлегендә  үзгә  бер  мохит  өстенлек итә.  Бөтендөнья  “Татарча  диктант” акциясе   әлмәтлеләр  өчен чын мәгънәсендә   зур бәйрәмгә,  телебезне  күтәрү, милләтебезне   хөрмәтләүгә  нигезләнгән чарага  әверелде.   Башкарма комитет бинасында   җирле власть  хезмәткәрләре  тарафыннан башлап  җибәрелгән акциягә  25  мәйданчык  кушылды.

“Татарча  диктант -2019” да  иң   күп  милләттәшләребезне  туплаган урын
Р. Фәхреддин  исемендәге гимназия булды.  Биредә  чара   махсус  әзерләнгән чыгышлар, концерт программасы белән  башланып  китте.  Татарча язу осталыгын  укучылар, укытучылар, ата –аналар  –  барлыгы  1100 кеше сынады. Шундый ук киң колачлы чаралар  нефтьчеләр башкаласының 1 нче мәктәбендә дә узды.

Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, язучылар һәм татарча язу теләге булган шәһәр халкы   үз белемнәрен   Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә сынады.  Биредә   2019 елның Театр елы булуын да  исәпкә алып, Әлмәт дәүләт драма театры  артистлары катнашында   оештырылган  акция    күркәм очрашуга әверелде.

Үзәк паркның  “Ассоль”   кафесында исә  татар интеллигенциясе, журналистлар,   Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасы  вәкилләре  каләм тибрәтте.

Үзәк мәчеттә  район һәм шәһәрнең   баш  мөхтәсибе Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов  үрнәгендә  имамнар,  мәчет хезмәткәрләре,  шәкертләр   татарча диктант язды.

Акциягә   Әлмәтнең  мәгариф учереждениеләре:  Нефть институты, Политехника техникумы,  Сәүдә –икътисад техникумы,  районның  барлык  татар мәктәпләре дә  актив кушылды.  Әлмәттә   2250   кеше  татарча    диктантны  язды,   Әлмәт  сынатмады!

 Фәрдия ХӘСӘНОВА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*