tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде
«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Халкым минем» газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Басманың әлеге саны 1-3 мартта узачак VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап чыгарылды.

Укучыларыбыз февраль санында “Россиянең татар авыллары” оешмасының рәисе Фәнир Галимов, Чуашстанның Батыр районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов, Россия Милли хәләл индустриясе берләшмәсе рәисе Линар Якупов белән эшләнгән махсус әңгәмәләр, журналист Римзил Вәлиевның Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап язылган аналитик язмасы белән таныша ала.

Шулай ук газетада “Әтием – гаилә терәге” бәйгесенә килгән язмалар, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин турында һәм башка кызыклы мәкаләләр урын алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*