tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар! “Татар авылы” конкурсы финалистлары өчен тавыш бирү дәвам итә
Игътибар! “Татар авылы” конкурсы финалистлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Игътибар! “Татар авылы” конкурсы финалистлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Тавыш бирү Бөтендөнья татар конрессы сайтында  3 нче апрельдә башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк, ягъни 10 нчы апрельдә иртәнге сәгать 10 да төгәлләнә. Шуннан соң оештыручылар тавыш бирүләрдән чыгып, җиңүчеләрне билгеләячәк. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлап ала.

Хөрмәтле “Татар авылы” конкурсында катнашучылар! Зур сабырлык белән конкурсның чираттагы турын көткәнегез өчен зур рәхмәт. Бәйгегә килгән эшләр шактый күп иде. Барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 гә якын кеше катнашты. Болар – Киров, Новосибирск, Түбән Новгород, Пенза, Омск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикалары, Төркия  һ.б. Араларында бик активлары, инстаграм өлешендә дә, инша язып та катнашучылар булды. Аларның барсын да карап чыгарга, язмалар һәм фотоларны сайтка урнаштыру өчен вакыт кирәк иде.

Конкурс хезмәтләренең күбесе тавыш бирү турына узды. Әлбәттә, төшеп калучылар да бар. Сәбәбе – конкурс таләпләренә туры килмәде. Мисал өчен, инстаграмда катнашучылар арасында фото куеп та, текст язмаучылар булды. Сурәтләрдә кемнәр, кайсы төбәк, авторы кем – берни дә аңлашылмый. Алга таба уздырылан мондый бәйгеләрдә игътибарлырак булсагыз иде дигән теләктә калабыз. Иншалар арасында шулай ук хилафлыклар бар. Тавыш бирү турына кертелмәгән язмалар арасында – текст бик кыска (инша таләбенә туры килми), яисә текст булып та фото юк.

Исегезгә төшерәбез, “Татар авылы” конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы тарафыннан оештырылды. Аңа старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелгән иде. 10 нчы мартта тәмамланды. 3 нче апрельдән башлап,  конгресс сайтында финалга чыгучылар өчен бер атна дәвамында тавыш бирергә мөмкин. Уңышлар теләп калабыз.

Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*