tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармунчылар фестивалендә беренче тапкыр ун баланы тальян белән бүләкләделәр
Гармунчылар фестивалендә беренче тапкыр ун баланы тальян белән бүләкләделәр

Гармунчылар фестивалендә беренче тапкыр ун баланы тальян белән бүләкләделәр

“Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивальләренең уртак Гала-концертында беренче тапкыр балаларга тальян гармуннар бүләк иттеләр. Гала-концерт бүген, 30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда узды.

“Быел президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без беренче тапкыр бу проектны башлап җибәрәбез”, – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Балаларны мәдәният министры, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм тальян ясаучы Айрат Харисов бүләкләде. Ирада Әюпова әлеге бүләкнең яшь башкаручыларга бирелүен аңлатып: “Халкыбыз иҗатының киләчәге булырга тиеш”, – диде.

Яңа тальян гармун ияләре арасында Әгерҗедән Алексей Яркәев, Кукмарадан Тимур Гыймадиев, Сабадан Рәзил Шәрифуллин, Балтачтан Юлиан Федоров, Минзәләдән Самат Камалов, Мамадыштан Айназ Зыятдинов, Азнакайдан Борис Яушев, Сарманнан Гөлия Йөзлебаева, Казаннан Умар Бикбаев һәм Арчадан Камил Шәрәфиев бар.

Бүген гармунчылар башкала урамнары буйлап көйләр уйнап узды, соңгы тукталыш Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршысында булды. Биредәге зур сәхнәдә гармунчылар һәм фольклор ансамбльләр чыгыш ясады.

“Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивален йомгаклый торган Гала-концерт та шушында узды. 29 август көнне сайлап алу этабында жюри тарафыннан югары бәя алган чыгышлар театр каршысында җыелган тамашачыга күрсәтелде.

Гөлия Хәсбуллина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*