tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калеб”, татар яшьләре һәм бию
“Калеб”, татар яшьләре һәм бию

“Калеб”, татар яшьләре һәм бию

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче көне “Калеб” яңа буын җыены тарафыннан оештырылган кичә белән тәмамланды. Әлеге чарада делегатлар татар биюенең күп кенә нечкәлекләренә төшенә алдылар. Татар яшьләренә үзенчәлекле мастер-классны Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары уздырды.
Дөньяның төрле почмакларыннан килгән милләттәшләребезгә татар халык биюе белән сәхнә биюе аермаларын, “кадак кагу”, “бау”, “тезмә”, “чылбыр”, “чалыштыру”, “борма” һәм башка бию элементларын күрсәттеләр. Шулай ук делегатларга кыскача гына Татар җыр һәм бию ансамбленең тарихы турында да бәян иттеләр. Коллектив 1937 елда оешып, 1938 елда ансамбльнең беренче гастрольләре башланып киткән. Бүгенге көндә Татар җыр һәм бию ансамбленең хор, оркестр төркеме, 15 пардан торган бию труппасы бар. Яшьләр алдында бүгенге чарада ансамбльнең 4 пар биючеләре чыгыш ясады.
Чара барышында сәхнә бию костюмының милли татар киеменә нигезләнеп тегелгән булуы һәм аның нинди өлешләрдән торуы турында, биючеләрнең киемнәрендәге еш очрый торган кимчелекләр белән дә таныштырдылар. Калфакны һәм түбәтәйне ничек дөрес итеп кияргә, билбауны дөрес итеп бәйләргә өйрәттеләр. Шулай ук делегатларны Самара татарларының “Ярмәк вагы” биюен биетеп сынап карадылар. Яшь милләттәшләребез алдында  Татарстанның атказанган артисты, күренекле музыкант, баянчы Ринат Вәлиев та чыгыш ясады. Үзенчәлекле бию бәйрәменең сценарий авторы – шагыйрә Луиза Янсуар, чараны К.Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров һәм Татар радиосы ди-джее Айгөл Нәҗипова алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*