tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә танылган рәссам Камил Муллашевның шәхси күргәзмәсе ачылды
Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә танылган рәссам Камил Муллашевның шәхси күргәзмәсе ачылды

Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә танылган рәссам Камил Муллашевның шәхси күргәзмәсе ачылды

Бүген Нур-Солтан шәһәрендә милләттәшебез, Казахстан Республикасының атказанган эшлеклесе, Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы, Казахстан сәнгать Академиясе академигы, Россия һәм Кытай Халык Республикасы сәнгать Академияләренең мактаулы әгъзасы Камил Маллашевны хөрмәтләделәр. Танылган шәхеснең 75 яшьлек юбилее уңаеннан, биредә аның күргәзмәсе оештырылды.

Бәйсезлек йортында ачылган күзгәзмәдә Камил Муллашевның иң яхшы хезмәтләре урын алган. Ачылыш тантанасында Татарстаннан да кунаклар катнашты. Юбилярны Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде һәм котлау хатын тапшырды. Камил Муллашевка ул 1742 нче елгы Алтын Урда картасын, Алтын Урда тарихына багышланган татарча, русча һәм инглиз телләрдә чыгарылган китапны, Татарика энциклопедиясен бүләк итте.

Белешмә өчен:  Камил Муллашев 1944 елның 27 октябрендә Кытай халык республикасының Урумчи шәһәрендә туган. 1967 елда Н.В.Гоголь исемендәге Алма-Ата сәнгать училищесын тәмамлый. Ул Казахстанның танылган сәнгать эшлеклесе һәм Франция сәнгать академиясенең көмеш медале иясе, Кытай сәнгать академиясе академигы. Аның 1000 нән артык картинасы бар.

Камил Муллашевның татар темасына язылган “Тукай портреты” һәм “Ханбикә Сөембикә” картиналары Казахстанда гына түгел, чит илләрдә дә танылу тапты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*