tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Бәхетле балачак” җиңүчеләрен бүләкләделәр
Казанда “Бәхетле балачак” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда “Бәхетле балачак” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген, 1 июнь көнне, “Казан” милли мәдәни үзәгендә III Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

III Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе 2018 елның февраль – май айларында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылды. Быелгы бәйге танылган җәмәгать эшлеклесе, популяр татар драматургы Туфан Абдулла улы Миңнуллинның  иҗатына багышланды. Әлеге чарада ерак һәм якын чит илләрдән (Канада, Литва, Кыргызстан), Россия Федерациясе төбәкләреннән (Башкортстан, Мари Эл республикалары, Киров, Пенза, Төмән, Ульяновск өлкәләре), Татарстан Республикасы районарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнашты.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча рәсем, декоратив-гамәли иҗат, вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз, театр иҗаты номинацияләрендә җиңүчеләр сайлап алынды. Бәйгегә гомумән 100дән артык эш җибәрелгән иде.

Шулай ук, тиешле баллар җыя алмаган сәләтле катнашучылар өчен сәнгать әһелләре, иҗтимагый оешмалар тарафыннан махсус бүләкләр әзерләнде.

Әйтергә кирәк, “Бәхетле балачак” балалар иҗаты интернет-бәйгесе — ул балалар тарафыннан башкарылган иҗади эшләрне тәкъдим итү өчен дөньякүләм мәйдан.

Бәйгене оештыручы- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Проектның авторы һәм кооридинаторы – Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллина.

Җиңүчеләр:

ГРАН-ПРИ – “Ләйсән” балалар вокал  ансамбле (Татарстан Республикасы, Казан)

ВОКАЛ номинациясендә:

3-6 яшь:

1 урын — Найденова Сияна (Литва)

2 урын – Найденова Зәринә (Литва)

7-10 яшь

1 урын –  Насыйбуллина Амилә (Татарстан Республикасы, Казан)

2 урын – Гайнетдинова Динә (Татарстан Республикасы, Казан)

3 урын – Сабирҗанова Зәринә (Татарстан Республикасы, Казан)

11-14 яшь

1 урын – Кабирова Зәринә (Башкортстан Республикасы)

2 урын – Зәйнетдинова Элвина (Башкортстан Республикасы)

3 урын – Сайфуллина Алсу (Пенза өлкәсе)

Ансамбьләр, дуэтлар

1 урын — Хөснетдинова Алинә һәм Илина (Татарстан Республикасы)

2 урын — Трио «Әфәрин» (Татарстан Республикасы)

3 урын — 2нче номерлы гимназиянең 8 А классы (Татарстан Республикасы)

ДЕКОРАТИВ-ГАМӘЛИ ИҖАТ номинациясе

3-6 яшь:

1 урын – Мостафина Элнара  (Башкортстан Республикасы)

2 урын – Нурисламов Риналь  (Башкортстан Республикасы)

7-10 яшь

1 урын – Вәлиева Диана

2 урын – Шәрипова Азалия

3 урын – Гөмәрова Карина, Хәбибуллина Азалия, Шәйхиева Алия.

11-14 яшь

1 урын – Арсланова Ильзана

2 урын – Гыйззәтуллина Диана

3 урын – Саубанов Рамазан

ИНСТРУМЕНТАЛЬ БАШКАРУ номинациясе

7-10 яшь

1 урын – Абдулхаков Ильяс

2 урын – Сафиуллин Чыңгыз

3 урын – Мингазова Таира

11-14 яшь

1 урын – Хәсәнов Искәндәр

2 урын – Арсланов Адел

3 урын – Козачук Сергей

Ансамбльләр, дуэтлар

1 урын – Шәрифуллин Аяз һәм Хөсәенова Эмилия

2 урын – Фортепианный ансамбль: Хисаметдинова Камилә һәм Фәйзуллина Энҗе

РӘСЕМ номинациясе

3-6 яшь:

1 урын – Вәлиуллин Радмир

2 урын – Найденова Сияна

3 урын – Сөләйманов Ильяс

7-10 яшь

1 урын – Гыймазова Карина

2 урын – Идреос Эрик

3 урын – Ибраһимова Амалия

11-14 яшь

1 урын – Тузмөхәммәтова Лиана

2 урын – Гарипова Зәлия, Мусина Ангелина

3 урын – Гыйбадуллина Наилә

ТЕАТР ИҖАТЫ  номинациясе

1 урын — Насыйбуллин Самат һәм Сәетгалиева Камилә.

2 урын – Гыйрфанова Айгизә һәм Сөнәгатуллин Алмаз

3 – урын — Найденов Ратмир

 НӘФИС СҮЗ  номинациясе

3-6 яшь:

1 урын – Сөләйманов Ильяс

2 урын – Турна Руслан

7-10 яшь

1 урын – Кутузова Рузалина

2 урын – Бодягина Амалия

11-14 яшь

1 урын – Хәҗимуратова Алинә

2 урын – Хөснуллина Ралина

3 урын – Хуҗәхмәтова Рамилә

Махсус бүләкләр:

Халыкара конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатова исемендәге махсус бүләк  — Фәрит Вәлиев (Казан шәһәре).

Туфан Миңнуллин исемендәге махсус бүләк — Зәлия Хатиуллина (Мари Эл республикасы) һәм Лиана Тузмөхәммәтова (Төмән өлкәсе).

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе махсус бүләге – Зәлия Зәйнетдинова, Казан шәһәре.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының махсус бүләге — Адель Лукин, Казан шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*