tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья Татар галимнәре форумына әзерлек башлана
Казанда Бөтендөнья Татар галимнәре форумына әзерлек башлана

Казанда Бөтендөнья Татар галимнәре форумына әзерлек башлана

21-22 август көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда Бөтендөнья Татар галимнәре форумы уздырылачак. Бу җыенны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты өченче тапкыр оештыра. Форумга 700 гә якын кеше чакырырга ниятлиләр. Араларында бөтен дөньяга билгеле галимнәр, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре булачак.

Хәзерге вакытта форумга әзерлек эшләре башлана. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Форумның оештыру комитеты вәкилләре җыелып сөйләште. Ике көнлек эш программасы кысаларында секцияләр утырышы, публицистик лекцияләр, фәнни китаплар презентациясе,  пленар утырыш оештыру ниятләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров дөнья буйлап сибелеп яшәүче галимнәрнең исемлеген булдыру бурычын куйды.1-1,5 ай эчендә чит илләр, төбәкләр белән элемтәгә кереп, бу мәгълүматны җыярга кушылды, аннары оештыру комитеты бу исемлекне карап, Казанга чакырылачак галимнәрне билгеләячәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*