tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста кунакта – ут күршеләребез
Конгресста кунакта – ут күршеләребез

Конгресста кунакта – ут күршеләребез

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкортстан Республикасының Кыйгы районыннан килгән укытучылар һәм укучылар белән очрашу узды. Кыйгы төбәге күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева һәм данлыклы җырчы, профессор, Татарстан, Каракалпакстан һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллинаның туган ягы. Укучылар һәм укытучылар башкалабыз Казанга Туган тел көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашу өчен килгән.

Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев аралашты. Ул  Конгресс эшчәнлеге белән таныштырды, гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде. Очрашуда татар милләтен – гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, телебезне саклау мәсьәләләре турында сүз барды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*