tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ! Шагыйрь, хезмәттәшебез Булат Ибраһимов әти булды
КОТЛЫЙБЫЗ! Шагыйрь, хезмәттәшебез Булат Ибраһимов әти булды

КОТЛЫЙБЫЗ! Шагыйрь, хезмәттәшебез Булат Ибраһимов әти булды

Төннәр үтәр сизмәссең,
Син дә үсеп җитәрсең.
Бишек җырын кызыңа
Син дә шулай көйләрсең.

Әлли-бәлли, күз нурым,
Йокла инде, матурым.
Йокла-йокла, йом күзең,
Минем кадерле кызым.

Бу “Бишек җыры”н Булат Ибраһимов дөньяга яңа гына аваз салган нарасые, нәни кызчыгына багышлап иҗат итә. Бүген хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәре Булатның һәм аның хатыны Альбинаның иң бәхетле көннәре. Алар әти-әни булды. Күптән көтелгән, иң зур хыяллары тормышка ашты. 25 нче июньдә иртәнге 08 сәгать 50 минутта 3310 кг авырлыкта, буе 51 см булган сабый туды.

Яшь гаиләне беренче балалары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ходай аларга кызларын тигезлектә, саулык белән, борчу-кайгыларсыз гына үстерергә насыйп итсен. Үзләре кебек үк сабыр, акыллы, туган телен, туган илен яратучы татарның гүзәл заты булып тәрбияләнсен. Булат, Альбина, без сезнең  өчен чын күңелдән шатланабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*