tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күмәк көч” газетасын юбилей белән котлыйбыз!
“Күмәк көч” газетасын юбилей белән котлыйбыз!

“Күмәк көч” газетасын юбилей белән котлыйбыз!

Шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсенең татарлар күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы төбәгендә нәшер ителеп килүче “Күмәк көч” газетасы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Сабира Әдип кызы,
кадерле “Күмәк көч” хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 90 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы төбәгендә яшәгән милләттәшләребез өчен әлеге басма рухи азык, яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Шушы бер гасырга якын вакыт аралыгында “Күмәк көч” үз исеменә һәм кыйбласына тугры калган сирәк басмаларның берсе. Хаклы рәвештә Иске Кулаткы районының елъязмасы булган газета алга таба да үз дәрәҗәсен югалтмыйча, заман белән бергә атлаучы мәгълүмат чарасы булып, тагын да югарырак үрләргә ирешсен. Күркәм юбилеегыз, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, сез үзегездән зур өлеш кертәсез, әлеге изге гамәлләрегез белән сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

90 еллык юбилеегыз уңаеннан коллективыгызга саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Милләтебез алдында башкарган хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*